Чишмэ
+13 °С
Облачно
Район кешеләре
10 Июня , 11:46

Бер гасырлык юбилей

Июньнең беренче көнендә гаҗәеп язмышлы кеше – хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Фәридә Рәхмәтуллина үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

Бер гасырлык юбилейБер гасырлык юбилей
Бер гасырлык юбилей

Фәридә Гайзетдин кызы Арслан авылында гади һәм хезмәт сөючән колхозчылар – Гайзетдин Хисмәтдин улы һәм Камәрбану Тимербай кызы Шәрәфетдиновлар гаиләсендә туа. Өметләр белән тулы балачак бик иртә тәмамлана, кызга 15 яшь тулган җәйдә илдә Бөек Ватан сугышы башлана.

Фәридә дәһшәтле елларның беренче көннәреннән үк тыл сагына баса. Мәктәптә укуын ташлап торырга туры килә. Аны башка яшьләр белән Нуриман районына урман кисәргә җибәрәләр, Караякуп авылы янында торф чыгарырга да туры килә. Авылның эшкә яраклы ирләре сугышка китеп беткәч барлык авыр эш – җир эшкәртү, чәчү, орлык ташу, урып-җыю хатын-кыз һәм яшүсмер балалар кулына кала.

Сугыш чорында, авыр сынауларга карамастан, халык үзара дус һәм бердәм була. Алар бер-берсенә ярдәм кулы сузып, соңгы ризыклары белән бүлешеп, авырлыкларны җиңеп чыгарга тырыша, бу үзара ярдәм бирешмәскә, алга барырга көч бирә.

Фәридә Гайзетдин кызы уртак максатның төрле яшьтәге кешеләрне һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерүен яхшы хәтерли.

Фәридә Рәхмәтуллина юбилей медальләре һәм дәрәҗәле «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

1953 елда язмыш аны тугрылыклы тормыш юлдашы – Бөек Ватан сугышында катнашкан Гобәйдулла Атаулла улы Рәхмәтуллин белән очраштырган. Яшьләр өйләнешеп тату гаиләдә балалар – бер малай һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бер-берсен аңлап, яратып, ихтирам итеп гомер кичергәннәр.

Балаларының һәрберсе күркәм гаиләләр корып, үзләре балалар үстереп, тырышып дөнья көтә. Бүгенге көндә Рәхмәтуллиннар шәҗәрәсенең тармаклы нәсел агачында алты онык һәм тугыз оныкчык бар, алар картәниләрен хөрмәт итеп, «нәнәй» дип өзелеп торалар.

Бу истәлекле көнне Фәридә Гайзетдин кызы барысына да ихлас күңелдән тыныч тормыш тели, оныкларым сугышның нәрсә икәнен беркайчан да белмәсеннәр иде, ди ул. Кайчандыр, Бөек Ватан сугышы елларында, тылдагылар бер-берсенә ярдәм иткән кебек, хәзер, бүгенге көндә дә кешеләрнең мохтаҗларга ярдәм итүен һәм чын кешелеклелекнең шулай чагылуын билгеләп үтә.

Без дошманны җиңгән буын батырлыгы алдында баш иябез. Сезнең тормыш юлы, Фәридә Гайзетдин кызы, безнең барыбыз өчен дә бик кыйммәтле сабак ул. Сезгә арытаба да якыннары-гызның йөрәк җылысын һәм игътибарын тоеп гомер кичерүегезне телибез.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас