Чишмэ
+13 °С
Облачно

Социалистик Хезмәт Героен искә алу

Май аенда Социалистик Хезмәт Герое, Чишмә районының шәрәфле  гражданины, исеме туган якка тугрылык символына әйләнгән Рәис Бәдгетдин улы Асаевка 95 яшь тулган булыр иде.

Социалистик Хезмәт Героен искә алуСоциалистик Хезмәт Героен искә алу
Социалистик Хезмәт Героен искә алу

Ул 1931 елның 6 маенда Благовар районының Камышлы авылында туа. Үсмер чагы кырыс сугыш елларына туры килә. Әтисе Ватанны сакларга киткәч, ун яшьлек Рәис әнисе, энеләре һәм сеңелләре өчен терәк була. Ул укуын ташлап, гаиләсе ачка интекмәсен өчен көтүче һәм ат караучы булып эшли.

Бу сынаулар аның холкын чыныктыра, якыннары һәм халыкны туендыручы җир өчен җаваплылык тоярга өйрәтә.

Совет Армиясендә хезмәт итеп кайтканнан соң, ул Уфада сәнәгать предприятиеләрендә эшли, әмма күңеле белән басу-кырларга тартыла. 1962 елда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач Чишмәгә эшкә килә һәм алган белемнәрен кулланып, агроном булып хезмәт куя башлый.

1965 елда Рәис Асаевны «Луч» колхозы рәисе итеп куялар. Бу вакытта хуҗалык бөлгенлеккә төшкән була: халыкка хезмәт хакы түләнми, тәртип юк, яшьләр шәһәргә китәргә ашкына. Яшь җитәкче колхозчыларның тормыш-көнкүреше белән якыннан  танышу өчен Игнатовка авылында төпләнә.

Ул кешеләр белән уртак тел табып эшли белүче җитәкчеләрнең берсе була. Яшь белгечләр өчен йортлар салдыра, ташландык авылларны тергезә, хезмәт шартларын яхшыртуга ирешә. Хуҗалык итүнең алдынгы ысулларын кертү  «Луч» колхозын санаулы еллар эчендә республиканың уңышлы эшләүче хуҗалыкларының берсе итәргә мөмкинлек бирә. Сөт, ит һәм ашлык җитештерү күләме берничә тапкырга арта. 1990 елда Асаев фидакарь хезмәте өчен илнең иң югары бүләгенә – Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

Рәис Бәдгетдин улы Башкортстанда 90-нчы елларда аграр хәрәкәт лидерларының берсе. Ул Аграр партия оештыра һәм беренче чакырылыш Дәүләт думасына депутат итеп сайлана. Катлаулы үзгәрешләр чорында авыл мәнфәгатьләрен яклый, республиканың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә федераль ярдәм күрсәтүгә ирешә.

Р. Асаев шулай ук спорт һәм мәдәният үсешенә, районны төзекләндерү эшенә дә актив ярдәм күрсәтә. Якташлары хәтерендә Рәис Асаев, нинди генә гозер белән килсәң дә, һәрвакыт кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтүче кеше буларак, калган.

– Безнең өйдән бервакытта да кеше өзелмәде. Ул беркемне дә борып чыгармады, – дип җылы итеп искә ала аның турыда тормыш иптәше Резида Асаева.

Ул иҗат сөюче, җыр-моң һәм шигърият яратучы кеше буларак та истә калган.

Бүгенге көндә район халкы Рәис Асаевны горурлык белән искә ала. Аның мирасы – «Луч» колхозының икътисади казанышлары гына түгел, ә яшь буын өчен әхлакый юнәлеш тә.

Рәис Асаевның гомер буена яратып башкарган эшен әтиләре турындагы истәлекне һәм гаилә гореф-гадәтләрен намус белән саклаучы балалары дәвам итә.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас