

Бу аңа чын ир-егетләргә хас сыйфатларга ия булырга ярдәм иткән.
Ул үсмер яшьтән гаиләдәге ир-ат вазифаларын үз өстенә ала. Авыл тормышы аны хезмәт сөючәнлеккә өйрәтә. Ул Дим елгасыннан су ташый, утын яра, хуҗалык эшләрендә әнисенә булыша. Бу мәшәкатьләр аның холкын чыныктыра, ул җаваплылык тоеп, чын ир-егетнең гаилә терәге булырга тиешлеген аңлап үсә. Армиягә киткәнче балта остасы һөнәрен ала, төзелеш бригадасында эшли, үз һөнәренең барлык нечкәлекләренә өйрәнә.
Армиягә алынгач тәүге чорда Самарада хезмәт итә, арытаба Белгородка күчерәләр. Күп еллар үткәч, тагын шул урынга эләгермен дип кем уйлаган?
Армиядән кайткач, күп кенә яшьтәшләре кебек, акча эшләргә дип Мәскәүгә китә, заводта хезмәт куя башлый. Биредә язмыш аны тумышы белән Хәйбулла районыннан булган Нурзилә исемле кыз белән очраштыра. Аларның йөрәгендә бер-берсенә карата сөю хисе кабына, тиздән Мәскәү мәчетендә никах укыталар. Ә туйны, башкорт халкының гореф-гадәте буенча, гөрләтеп Чишмәдә үткәрәләр.
Сигез ел бәхетле гомер кичерү дәверендә өч уллары дөньяга килә. Зурысы быел беренче сыйныфка укырга барачак.
«Хәсән»нең махсус хәрби операциягә китәргә карар итүе тирән мәгънәгә ия. Әйтерсең, язмыш кушуы буенча билгеләнгән. Илдә өлешчә мобилизация башлангач, аңа да чакыру килә. Ул китәргә әзерләнеп хәрби комиссариат янына барып баса. Тик хәрби комиссариат хезмәткәрләре хатыны белән улының дәваханәдә ятуын белгәч: «Әлегә кайт, соңрак чакырырбыз», дип кире кайтарып җибәрәләр.
«Ләкин йөрәк урынында булмады...», – ди ул соңыннан әнисенә, шул көнне исенә төшереп.
Иң авыры әнисенә хәбәр итү була. Ял көнендә шифаханәдән кайткан Зәйтүнә апаның күңе ле сизенә. Килененең кәефсез йөрүенә игътибар итә.
«Хәсән» әнисен каршысына утыртып, сүз башлый, «Әни, шундый хәл бит әле, мин дә Коля кебек эшкә китәргә булдым», ди ул.
«Төньякка эшкә китсеңме әллә, улым?» дип сорый әнисе.
«Юк, әни. Коля махсус хәрби операциядә бит. Мин дә шунда барам», дип җавап кайтара ул.
Шул мизгелдә Зәйтүнә апаның күз аллары караңгыланып китә. Килене белән кочаклашып, елашып алалар. Ләкин үз гомерендә бик күп авырлыклар кичергән ана үзендә көч табып: «Шулай хәл иткәнсең икән, улым, синең карарыңны хуплыйбыз. Үзеңне сакла, син безнең бердән-беребез...», – ди.
Шуннан бирле «Хәсән» һәр иртә саен: «Әни, минем бар да яхшы», дип әнисенә шалтырата яки СМС-хәбәр җибәрә. Чөнки ул аның чиктән тыш борчылуын белеп тора. Тормыш иптәше Нурзилә дә аның һәр хәбәрен көтеп ала, чөнки ире тыныч урында түгел.
Үткән елның маенда ул ялга кайтып киткән. Туганнары: «Бер ел контрактың бетте, җитәр, өйгә кайт», – дип үгетләгәннәр. Ул, аларга карап: «Ышансагыз да, ышанмасагыз да, күңелем белән иптәшләрем, туганлашып беткән егетләр янына тартылам. Сугыш безне шулкадәр нык якынайтты, төрле милләттән, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән булсак та бертуганнар кебекбез. Мин тыныч кына өйдә кала алмыйм, анда булырга, Туган илне сакларга тиешмен», – ди сугышчы якыннары белән саубуллашканда.
«Хәсән», ялда булуына карамастан, бергә хезмәт иткән иптәшләре белән даими сөйләшеп торган. Ялда булганнар белән, алгы сызыкка бергә барып җитү өчен, Волгоградта очрашырга сүз куешканнар.
Кайчандыр аны Белгородка хезмәт итәргә җибәргән язмышы, әйтерсең, аның гомер юлын алдан билгеләгән. Берникадәр вакыттан соң янә шул якларга, аны туганлашып беткән хезмәттәшләре көткән, ул кирәк булган, туган илен сакларга тиешле булган урынга барып эләккән.