Чишмэ
+2 °С
Облачно
Район кешеләре
2 Апреля , 06:40

Ярты гасыр бергә үткән гомер

Калмаш авылында яшәүче Лилия һәм Нәҗип Түләковлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. 50 ел бергә тормыш сукмагыннан атлау – ул саннар гына түгел, ә бер-береңне яратып һәм хәстәрлек күреп үтелгән гомер юлы.

Ярты гасыр бергә үткән гомерЯрты гасыр бергә үткән гомер
Ярты гасыр бергә үткән гомер

Лилия Әнвәр кызы тумышы белән Чишмә авылыннан, ә Нәҗип Әсхәт улы Калмаштан, икесе дә җиде балалы күмәк гаиләдә үскәннәр. Язмыш аларны Лилиягә нибары унсигез яшь булганда очраштырган.

1976 елның 14 мартында туй ясап өйләнешәләр һәм шуннан бирле бергәләр.

Туйдан соң яшьләр Калмашта төпләнәләр һәм бүгенге көнгә кадәр шунда гомер кичерәләр. Аларның гаилә тормышы бик җиңел булмый. Лилия апа биш ел буена олыгаеп сукыр калган һәм колагы да ишетмгән каенанасын карый. Ире белән икесе дә колхозда эшлиләр, «Победа» авыл хуҗалыгы производство кооперативында хезмәт куялар. Лилия Әнвәр кызы 30 елдан артык сыер савучы, ә Нәҗип Әсхәт улы терлекче булып эшли. Әсхәт абыйның гомуми хезмәт стажы 50 елга якын.

 Түләковлар сигез балаларына: өч уллары һәм биш кызларына гомер бүләк иткәннәр. Кызганычка каршы, игезәк кызларының берсе сабый чагында ук вафат булган.

Бүгенге көндә Лилия апа белән Нәҗип абый бәхетле картәни белән картәти. 23 оныклары һәм дүрт туруннары бар.

– Балаларыбыз һәм оныкларыбыз – төп шатлыгыбыз. Алар һәрвакыт безнең янга кайтып, ярдәмләшеп торалар. Барлык бәйрәмнәрне бергәләп үткәрергә тырышабыз, зур гаиләнең бер табын артына җыелуы үзе зур бәхет бит ул, – диләр алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярлар.

Күптән түгел, гаилә юбилее уңаеннан, бөтен туган-тумачалары җыелган.  «Алма төшәр урын юк иде!» – дип көлешеп искә алдылар алар.

Аларның балалары һәм оныклары төрлесе төрле тарафта: Дмитриевкада һәм Бишкәҗәдә, Благовар районының Кашкалаша һәм Былышлы авылларында, Бакалы районының Иске Куян авылында гомер кичерәләр, ә кызлары Гөлнәзирә һәм оныклары Гөлнур гаиләләре белән туган авыллары Калмашта яши.

Алар, гаилә бәйрәме яки яки ял көне булсынмы, әти-әниләре янына кайтып, хәл-әхвәл белешеп, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә, әле булса алар белән киңәшләшеп, хәер-фатихаларын алырга тырышалар.

Автор:Диана Байкова
Читайте нас