

Озакка кайтмаса да, иң мөһиме, нәни кызчыгын беренче тапкыр кулына алалган.Бу мәлдә сугышчы шатлыктан аккан күз яшьләрен тыя алмаган. Бәби исе килеп торган сабыеның нәни генә йөзенә карап сокланган. Ә бала, кадерле кешесен сизеп, «мин монда, мин синең кызың», дигәндәй әтисенең бармагын эләктереп алган.
– Шулай килеп чыкты инде, аларны бала тудыру йортыннан алырга өлгермәдем, ләкин хәзер бөтен гаиләбез белән бергәбез – моннан да яхшырак тагын ни булырга мөмкин! Без – күп балалы әти-әни. Мондый сөйкемле балаларның әтисе булу – әйтеп бетергесез бәхет. Мин хатыныма гаять көчле рухы, ышанычлы тыл булуы һәм мин хезмәттә чакта балаларыбызны тәрбияләве өчен чиксез рәхмәтлемен. Гаиләм белән булган вакытны кадерен белеп үткәрәм, – ди «Беркут».
Аның тормыш иптәше, барыбыз кебек, түземсезлек белән Җиңүне көтә, иренең бөтенләйгә кайтуын һәм балаларының үскәнен күрүен тели.
– Балалар дип яшим, әмма әти мәхәббәтен берни белән дә алыштырып булмый, – ди ул.
Аларның гаиләсендә бер традиция бар: балаларының исемнәре «А» хәрефеннән башлана. Күптән түгел яңа туган балага «тынычлык» һәм «иминлек» дигәнне аңлаткан исем кушканнар. Әти-әниләре бу исем кызларына сәламәтлек, көч бирер һәм гомер буе саклар дип ышана.
«Беркут» бу санаулы гына ял көннәрендә әти булу шатлыгын тулысынча тоярга, ял итәргә һәм туганнары белән очрашырга тырыша. Бу вакыт аңа көч тупларга мөмкинлек бирә һәм киләчәккә ышаныч уята.
Сугышчы Арслан авылының «Рания» мәчете хәзрәтенә взводка элемтә чаралары алуда ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерә. Шуннан башка хәрби бурычларны үтәү күпкә катлаулырак булыр иде, дип билгеләп үтә якташыбыз.
Өйдә булу, бик азга гына кайтып китсә дә, «Беркут»ка көч бирә. Балаларының елмаюын күрү, якыннарын кочаклау, туган йорт учагының җылысын тою – көрәшергә һәм алга барырга омтылыш бирүче тойгы ул. Гаиләсе аның кайтуын көтә, тынычлык урнашуына ышана һәм бу очрашу озын һәм бәхетле тормышның башы булыр дип өметләнә.