Чишмэ
+3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
19 март , 09:27

Һәр көн – батырлык

Абрай авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз Краснолиман юнәлешендә хезмәт итә.

Һәр көн – батырлык
Һәр көн – батырлык

Безнең якта басу-кырлар әлегә калын кар юрганы астында ятса, алгы сызыкта табигать кышкы йокыдан уяна инде. Анда, туган яктан читтә, тормыш агымы да башкача – һәр көн батырлык һәм ныклык белән сынала.

Гизәр Рәхимов данлыклы 31-нче «Башкортстан» мотоукчылар полкында хезмәт итә. Сугышчан иптәшләре аны позывное буенча «Секрет» дип йөртәләр.

Начар һава торышы һәм юлсызлык техниканы сафтан чыгарганда, сугышчыларга гаять зур көч һәм чыдамлык күрсәтергә туры килә. Алар алгы сызыкка кулларына күтәреп иң кирәкле әйберләр: медикаментлар, азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары ташыйлар. Бу – сугыш барышы хәл ителә торган урын, монда һәр йөк алтын бәясенә тиң.

Якташыбыз 37 яше тулыр алдыннан «Сугышчан батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Әлеге бүләк – аның хәрби осталыгын һәм иң катлаулы хәлләрдә теләсә нинди бурычларны үти алуын лаеклы тану. Тыйнак һәм аз сүзле ир-егет – илебез сагында торучы көчле рухлы яугирләрнең берсе ул.

Автор: Диана Байкова
Читайте нас