Чишмэ
+3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
12 март , 09:31

Мәхәббәт яшәгән йорт

Тату гаиләдә милли гореф-гадәтләр саклап, дүрт бала тәрбияләүче Ренат һәм Гөлнара Вәлиуллиннар күпләргә үрнәк булырлык гаиләләрнең берсе. Үзләре әйтүенчә, күп балалы гаилә – ул зур мәшәкать кенә түгел, чиксез бәхет тә.

Мәхәббәт яшәгән йорт
Мәхәббәт яшәгән йорт

Гаилә башлыгы Ренат Рим улы – эш кешесе. Югары белем алганнан соң ул һөнәри юлын «Газ-Сервис» оешмасында слесарь булып башлый. Хезмәт сөючәнлеге һәм җаваплылыгы нәтиҗә бирә: бүген ул эксплуатация хезмәтенең комплектацияләү мастеры вазифасын башкара. Аның тармакка керткән өлеше югары бүләк – Башкортстан Республикасы Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелгән. Тормыш иптәше горурланып, аның ышанычлы гаилә башлыгы булуы турында сөйли.

Гөлнара Урал кызы белеме буенча финансчы, декрет ялына кадәр мәгариф идарәсендә хисапчы булып эшләгән. Хәзер аның төп «вазифасы» – әни һәм гаилә учагын саклаучы. Вәлиуллиннар яңа йорт салып кергән 2021 елда гаиләгә икеләтә шатлык килгән – игезәк балалары Динара һәм Тимур туган.

Вәлиуллиннар гаиләсендә милли үзаң хөкем сөрә, чөнки балалар өйдә рәхәтләнеп туган телдә – башкортча сөйләшә. Гөлнара үз гаиләсен бик еш милли ризыклар белән сыйлый.

– Балачакта картәниебез Миңлехан янында бар эшкә өйрәнеп үстек: печән дә чаптык, утын да кистек. Ә кайнанам Нуриядән мин чын авыл катыгы һәм эремчек ясарга өйрәндем, – дип искә ала ул.

Гаиләдә үзенчәлекле ядкарь бар, ул нәселдән нәселгә тапшырылып килүче алтын алкалар. Гөлнараның әнисе Лена Сәлимова бу турыда аеруча дулкынлану белән сөйли.

– Бу алкаларны, кызым тугач, әни бүләк иткән иде. Гөлнараның үз кызы булгач аңа бирергә кушты, нәселебез артсын, диде. Мин аның васыятен үтәдем. Бүген кызымның зур һәм тату гаиләсен күрү – минем өчен зур бәхет, – ди ул. Вәлиуллиннар ике яклап әти-әниләренең ярдәмен тоеп яши. Бүгенге көндә Дурас авылында гомер кичерүче Рим һәм Нурия Вәлиуллиннар үрнәк хуҗалар, үз хуҗалыкларында мәшәкатьләре булуга карамастан, балаларына ярдәм итәргә һәрвакыт вакыт табалар.

Гөлнараның әти-әнисе, Ябалаклы авылыннан Лена һәм Урал Сәлимовлар да читтә калмый, кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырышалар, оныклары Данир белән Айрат алар янында еш кунак була.

Малайлар чыныгып, чын егетләр булып үсеп килә. Икесе дә дзюдо һәм самбо белән мавыга. Данир Шәйморатовчылар сыйныфында укый, бу аңа аеруча җаваплылык өсти.

Шәхси йортта яшәү зур тырышлык һәм даими чыгымнар таләп итә. Йортны кредитка төзегәннәр, ә игезәкләр тугач, машиналарын да алыштырырга туры килгән – хәзер гаиләнең алты урынлык иркен машинасы бар.

Әлбәттә, көнкүрештә бераз кыенлыклар булгалый: яңа бистәдә яшәгәч сабыйларны поселок үзәгендәге балалар бакчасына һәм мәктәпкә машина белән йөртергә туры килә.

Ләкин Гөлнара: «Үз йортың белән яшәү үзе ни тора!» дип елмая гына, чөнки биредә балалар эшкә өйрәнеп, тынлыкта һәм саф һавада үсә.

Мәхәббәт яшәгән йорт
Мәхәббәт яшәгән йорт
Автор: Айсылу Габидуллина
Читайте нас