Чишмэ
+3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
5 март , 08:58

Батырлар династиясе

8 Март алдыннан, гадәттә, хатын-кызлар һәм чәчәкләр турында сөйләргә күнеккәнбез. Әмма, бүгенге көндә бу бәйрәм яңа мәгънәгә ия була бара. Әлеге мәкаләмдә үз гаиләм, шул исәптән ир-егетләр белән беррәттән Ватанны саклаучы, безнең уртак горурлыгыбыз һәм курку белмәс таянычыбыз булган хатын-кыз турында язып үтәргә телим.

Батырлар династиясе
Батырлар династиясе

Хәзерге вакытта иң якын өч кешем хәрби операциядә катнаша. Көн туса алардан хәбәр көтәбез, дога кылып, тиз арада җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез.

Туганымның кызы, сөекле сеңлем аеруча соклану уята. Үзе ябык һәм кечкенә генә буйлы булуына карамастан, ул бик кыю, ә холкы  корычка тиң. Ул Рәсәй армиясенең танк гаскәрләрендә хезмәт итә, позывное – «Вера». Шушы кызның гаять зур, әллә ничә тонналы машина йөртүен күз алдына китерә аласызмы? Ул – тәҗрибәле сугышчылар белән беррәттән хәрби бурычларны үтәүче танкист. Безнең өчен хатын-кызның бөек батырлыкка сәләтле булуы символы.

Аның белән бергә минем яраткан энем һәм улым да хезмәт итә. «Курбан» позывнойлы энем – намус кушуы буенча Ватан сагына баскан яугир. Аның хәрби юлы Чечняда башланды, аннары Сириядә булды, ә хәзерге вакытта хәрби операциядә махсус билгеләнештәге разведка отряды составында хезмәт итә. Ул зур хөрмәткә лаеклы һәм терәк булырдай ир-егет.

Киявебез дә, «Веселый» позывнойлы гвардия рядовое, штурм дивизиясендә хезмәт итә. Улым күптән түгел батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен югары дәүләт бүләгенә – IV дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнүгә тәкъдим ителде. Ул, штурмга баручы буларак, кырыс шартларда хезмәт итүенә карамастан, үзенең позывноен аклап, сынатмаска һәм көчле рухлы булып калырга тырыша.

Геройларыбыз алгы сызыкта хезмәт иткәндә, өйдә аларны ышанычлы тыл көтә. Өч яшьлек оныгым Рөстәм дә «хезмәт итә» – булдыра алганча әнисенә кечкенә сеңлесен карарга ярдәм итә. Ул, әтисе кайткач, аның белән горурлансын һәм мактасын өчен чын ир-егет булырга тырыша.

Бу ямьле язгы көннәрдә бары тик бер теләк – баш өстебездәге күк йөзенең һәрвакыт тыныч булуын телим. Киләчәктә бер бала да сугышның нәрсә икәнен белмәсен иде.

Без якыннарыбызның исән-сау булуын һәм җиңү белән кайтуларын көтәбез!

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас