Ул 2001-2003 елларда армиядә хезмәт иткән, шул исәптән Чечняда булган. 2023 елның апрелендә үзе теләп контрактка кул куеп, махсус хәрби операциягә киткән. Хәрби бурычларын үтәгәндә фидакарьлек күрсәтеп «Батырлык өчен», «Кыюлык өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләренә лаек булган. Шулай ук 2026 елның 22 гыйнварында каһарманлыгы һәм югары һөнәрилеге өчен генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнгән. Әлеге медальне аңа махсус хәрби операциягә эш сәфәре белән баргач республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов тапшырган.
Яугир өчен хәрби хезмәт – ул гаилә традициясе. Аның картәтисе Фәхретдин Кәшәфетдин улы да киләсе буыннарга каһарманлык үрнәге күрсәтеп, совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларын үткән. Абыйсы Айрат Чечняда кораллы низагларда катнашкан. Кызганычка каршы, 2006 елда аның гомере фаҗигале рәвештә өзелгән. Картәтисе белән абыйсының үрнәге аны намуслы хезмәт итәргә һәм Ватанны сакларга дәртсендергән.
Якташыбыз үрнәкле гаилә башлыгы да. Чын ир-атларга хас булганча, йорт салып кергән, ныклы гаилә корган, ике кызлары үсеп килә. Ул – ышанычлы ир, игътибарлы әти, игелекле ул. Үз вакытында Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашу аның холкын чыныктырган, тормышның һәм якыннарының кадерен белергә өйрәткән. Хезмәт сөючән һәм аз сүзле яугир теләсә кайсы вакытта терәк булырдай ир-егет. Тормыш иптәше Таңсылу, кызлары Язгөл һәм Илнария горурлык һәм өмет белән аның җиңеп кайтуын көтәләр.
Ике ел элек ул йөрәк кушуы буенча махсус хәрби операциягә юлланган.
«Башкача булдыра алмадым», – ди якташыбыз, һәм аның тавышында ныклы карар яңгырый.
Туганнары һәм дуслары аның гаиләсе турында хәстәрлек күрә, авыр вакытларда ярдәм итәргә тырыша.
«Үземнекеләр өчен күңелем тыныч», – ди яугир.
Республикабыз илебез мәнфәгатьләрен яклаучылар белән горурлана.