Ул 1936 елда Питрәй авылында туа. Аның балачагы, күп кенә яшьтәшләренеке кебек үк, сугыш чорына туры килә. 1938 елда Тимофейның әтисе, Василий Николаев, Уфага ветеринария табибы белгечлеге буенча укырга китә. Ул укуын тәмамлап өлгермәс борын Бөек Ватан сугышы башлана.
Алты бала атасын фронтка алалар. Ул армия ихтыяҗлары өчен авыллардан атлар җыя һәм Миңгенали Шәйморатов җитәкчелегендәге легендар 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясендә ветеринария табибы булып сугышта катнаша.
Тимофейның унсигез яше дә тулмаган абыйсы Петр да читтә кала алмый. Төнлә бер дусты белән яшерен рәвештә Чишмә хәрби комиссариатына юл тота. Район үзәгендә егетләр «Исән кайтсак кереп алырбыз, кайтмасак сезгә калыр», – дип велосипедларын бер әбигә кертеп калдыралар.
– Сугыш еллары бик авыр булды. Без коточкыч ярлылыкта яшәдек. Он да, бәрәңге дә юк иде, үлән белән тукландык. Аны киптереп он ясый, аннары шуңардан күмәч пешерә идек. Шулай җан асрап яшәдек, – дип искә ала Тимофей Николаев.
1945 ел башында гаиләгә кара хәсрәт килә – әниләре үлә.
– Без бишәү калдык. Апама – 16, абыйларыма 15 һәм 12 яшь, мин һәм миннән ике яшькә кечерәк сеңлем. Бәхетебезгә күрә, әти дә, абый да сугыштан исән-сау кайттылар, – дип сөйли ул.
Тимофей Николаев башлангыч белемне туган авылында ала, аннары укуын Романовкада дәвам итә, җиде сыйныфны шунда тәмамлый. Шуннан соң ул Ляхово һөнәрчелек училищесында тракторчы белгечлеге ала. Укыган вакытта гәзиттән Оренбург өлкәсендә чирәм җирләрне эшкәртү өчен механизаторлар җыю турында игълан күреп, шул тарафка юл тота. Анда ул пешекче булып эшләүче Анна исемле кызны очрата. Ике ел эшләгәннән соң егетне армиягә алалар, кызы аны көтәргә вәгъдә бирә. Германиядә хезмәт иткән вакытта Тимофей Николаевны яшь курсантлар укытучысы итеп билгелиләр.
– Бервакыт безнең хәрби часть аша гаскәрләр төркеме башкомандующие Матвей Захаров узарга тиеш иде. Аның килүенә безгә Эльба елгасы аша понтон күпер төзергә боерык бирелде. Без аны 30 минут эчендә төзеп куйдык, ә ул тәүлек буе эшләнергә тиеш иде. Шул күпер аша танклар һәм башкомандующий үтте, – дип горурланып искә ала юбиляр. Бу казанышы өчен аңа рәхмәт белдерелә.
Хәрби хезмәттән кайткач ул үзенең Аннасы янына Оренбург өлкәсенә китә һәм аны Башкортстанга алып кайта. Яшь пар Чишмә бистәсендә төпләнә, тату һәм ныклы гаилә корып өч кыз үстерәләр, барысына да белем бирәләр. Олы кызлары Валентина, әлеге вакытта лаеклы ялга чыгуына карамастан, Уфа моторлар төзү производствосында эшләвен дәвам итә. Икенче кызы, Татьяна, берничә ел Уфа сәүдә-икътисад колледжы директоры урынбасары булып эшләгән, хәзерге вакытта шул ук уку йортында укыта. Кече кызы Светлана Чаллыдагы «КАМАЗ» заводында баш хисапчы. Тимофей Васильевич үзе 1970 елда пенсиягә чыкканчы «Чишмә җиләк-җимеш питомнигы»нда механизатор булып эш-ләгән. Үз гомерендә ул намуслы хезмәте өчен бик күп Рәхмәт хатлары, «Хезмәт ветераны» һәм «Коммунистик хезмәт ударнигы» грамоталары белән бүләкләнгән.
Анна белән Тимофей Николаевларның зур һәм тату гаиләсендә дүрт оныклары, алты туруннары бар. Җиңел атлетика (йөгерү) буенча олимпия чемпионы булган оныклары Нелли Советова – аларның горурлыгы. Нелли балачагында һәр җәйне картәнисе белән картәтисе янында үткәрүен күңелле итеп искә ала.
Картәти миңа: «Яшьрәк булсам, һичшиксез, синең белән ярышып карар идем. Кайсыбыз беренче булып килер иде икән, синме, минме – билгесез», дип шаярта, ди елмаеп.