Алар арасында Т-90М танкы экипажы аерым урын алып тора. «Калач» позывнойлы командир, наводчик-оператор «Куба» һәм өлкән механик-водитель «Ишмай» – чын каһарман ир-егетләр!
– Үзебезнең тимер дустыбызга ничек исем бирмәскә?! Трослар һәм өстенә капланган япма аркасында без аны керпегә охшатып «Ежик» дип йөртәбез, – ди ул.
Нәкъ менә шул япма яки «мангал» дошман һөҗүменнән ышанычлы чара. Гадәти саклану чаралары заманча пилотсыз очкычлар һәм снарядлар алдында көчсез булганда, бу рәшәткәле конструкция хәрби зирәклек һәм инженерлык казанышларының чын символы булып тора.
Механик-водитель «Ишмай» тумышы белән Чишмә районыннан, 2024 елның җәеннән бирле махсус хәрби операциядә.
СВОга кадәр авыр техникада шофер булып эшләгән. Бу аның хәрби хезмәттә булачак һөнәрен билгеләгән дә инде. Ул 31-нче «Башкортстан» мотоукчылар полкының танк батальонына эләккән.
– Эшебез бик җаваплы. Хәрби транспорт руле артында Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Техниканың бер тапкыр да сынатканы юк: баткак юллардан бар киртәләрне җимереп уза. Ышанычлылыгы, бөтен җирдән үтә алуы – Т-90М танкының сугыш шартларында сыналган төп
сыйфатлары, – ди горурлык белән «Ишмай».
Аның сугышчан иптәшләре – экипаж командиры «Калач» һәм оператор-наводчик «Куба» якташыбыз белән бергә иңгә-иң торып хезмәт итә. Алар икесе дә Уфадан. Команда белән уртак эш аларга югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.
– Экипаж бердәм булганда эшләр җиңелрәк бара. Бу вакытта куркырлык нәрсә юк. Син иптәшеңнең теләсә кайсы авыр минутта ярдәм итәчәген беләсең, – дип ассызыклый танк командиры.
Экипажның ышанычлы булуы һәм үзара аңлашып эш итүе алга куелган хәрби бурычларны төгәл үтәргә мөмкинлек бирә. Мондый команда теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә сәләтле. Экипажның һәр әгъзасының үз бурычын төгәл белүе һәм бердәм механизм кебек көйле эш итүе – сугыш кырында уңыш нигезе.
Без яугир якташларыбыз, аларның фидакарьлеге, Ватанга мәхәббәте һәм какшамас рухы белән горурланабыз! Т-90М танкы һәм аның экипажы – һичбер дошман сындыра алмаслык ныклы ихтыяр көченең ачык бер мисалы ул. Ватан сакчылары алдында баш иябез.