Ләлә Таһир кызы 1926 елның 28 гыйнварында Бүздәк районының Ялтыркүл авылында укытучы гаиләсендә туган. Әтисе, Беренче бөтендөнья сугышы ветераны, иртә вафат була, шуңа күрә аңа, өлкән бала буларак, кул арасына иртә керергә, энеләре һәм сеңелләре өчен таяныч һәм үрнәк булырга туры килә.
Үсмер чагында Бөек Ватан сугышы башлана, ун сыйныф тәмамлап, югары белем алу турындагы хыялы онытыла. 7-нче сыйныфтан соң ул әнисенә мәктәп эшендә булыша, колхозда төрле эшләр башкара һәм читтән торып Уфа педагогия училищесына укырга керә. Соңрак гаилә Иглин районына күченә, транспорт булмаганлыктан Уфага җәяү йөреп укырга туры килә. Көз караңгылыгында, гыйнвар салкыннарында ул таң алдыннан, иртәнге биштә торып, урман аша үзенең максатына – укытучы булып, тормышта үз урынын табу өчен юлга чыга.
Сугыштан соң Ләлә Таһир кызы училищены тәмамлап Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтына (хәзерге Уфа фән һәм технология университеты) укырга керә. Сугыштан соңгы елларда уку җиңел булмый, әмма тырышлыгы һәм максатчанлыгы аңа барлык имтиханнарны «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләргә тапшырып, география укытучысы белгечлеген алырга мөмкинлеген бирә.
Күп тә үтми ул шул ук институтның тарих факультетын тәмамлаган, Бөек Ватан сугышында катнашкан Сафуанов Мәхмүт Зәкуан улына кияүгә чыгып, аның белән Чакмагыш районының Рәҗәп авылына эшкә китә.
1958 елда яшь гаилә ире-нең туган ягына – Чишмә районына күченә. Шуннан бирле Ләлә Таһир кызының язмышы Чишмә авылының 2-нче урта мәктәбе белән тыгыз бәйләнгән. География укытучысы буларак, ул табигать күренешләрен һәм социаль-икътисади процессларны аңлату гына түгел, ә укучыларга туган илнең бөеклеген күрсәтүне, үзеңне аның аерылгысыз өлеше итеп тоюны аңлатуны үз алдына максат итеп куя.
Укучыларының истәлекләренә караганда, аның дәресләре кызыклы, темаларның төптән уйланылган булуы, бөтен сыйныфның игътибарын җәлеп итүе белән аерылып тора. Ул шул ук вакытта укучыларына карата да һәрвакыт ихтирамлы мөнәсәбәттә була. Алар аның укытучыларга гына хас булганча килешле, тыйнак һәм ыспай итеп киенә белүен дә искә алалар.
Ялкынлы ватанпәрвәр буларак, ул актив рәвештә туган якны өйрәнү эше белән шөгыльләнә, мәктәп музеен оештыра, балалар командасын туплап, алар белән туристик җыеннарда, Уфаның
39-нчы мәктәбе белән берлектә республика исеменнән Бөтенрәсәй слетында катнаша. Мәктәп укучылары күп еллар дәвамында Ләлә Сафуанова җитәкчелегендә Башкортстан күлләрен өйрәнәләр, бу эшләрнең координаторы СССР Фәннәр академиясенең Казан гидрология бүлеге була. Ләлә Таһир кызы – үз тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән уртаклашучы укытучы-методист та, мәкаләләре укытучылар журналларында басылып чыга. Табигатьтән килгән тыйнаклыгы аңа хезмәттәшләрендә соклану уятып, бәхәсле мәсьәләләрдә үз фикерен белдерергә комачауламый.
Тормыш иптәше – Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы Мәхмүт Зәкуан улы Сафуанов белән алар 60 ел гомер кичереп, өч бала тәрбиялиләр. 1983 елда Ләлә Таһир кызы лаеклы ялга чыга, 6 оныгын тәрбияләүдә катнаша, аларның дүртесе табиб һөнәрен ала, шул исәптән педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнә, тагын икесе икътисад һәм мәгълүмати технологияләр белән бәйле белгечлекләр сайлый.
Л. Т. Сафуанова 2020 елда вафат була. Әмма аның турындагы якты истәлек, күп еллар элек кечкенә авыл мәктәбендә география укытучысы тарафыннан салынган ватанпәрвәрлек һәм җаваплылык тойгысы ил буйлап таралган күпсанлы укучылары күңелендә әле булса яши.