– Йөз еллык юбилеена ул үз куллары белән чәкчәк пешергән иде. Аның бәлешләре дә һәрвакыт уңа иде, – дип искә ала килене. – Хәзер, әлбәттә, без аны плитә янына якын җибәрмибез. Куллар элеккечә түгел бит инде, хәле юк, – ди ул.
Миңнегаян Вәлиева 1922 елда Благовар районының Үдрәкбаш авылында күп балалы, хәлле гаиләдә туа, аннан тыш тагын биш бала була. Җиде яшендә әнисе поезд астына эләгеп, фаҗигале һәлак була. Шул ук 1929 елда әтисенә кулак исеме тагып, җыйган бар мөлкәтен: атларын, сыерларын, йортын тартып алалар. Ул кечкенә балалары белән урамда торып кала. Әмма, эш сөючән һәм укымышлы Әбделнәгыйм бирешми. Җир астына куыш казып, аны яшәрлек рәвешкә китерә. Алар шулай 10 ел гомер кичерә. Миңнегаян Вәлиева салкыннан, ачлыктан һәм ялангачлыктан интеккән ул елларны еш искә ала.
– Беренче сыйныфны тәмамлап өлгердем. Арытаба укырга туры килмәде. Кием-салым да, җитәрлек ризык та юк иде, – ди ул.
Балаларын ашату өчен гаилә башлыгы колхозга көтүче булып урнаша. Бөтен хуҗалык мәшәкатьләре: ашарга хәстәрләү, икмәк пешерү, энеләрен һәм сеңелләрен карау кыз бала иңенә төшә.
Юбиляр авыр хезмәтнең нәрсә икәнен ишетеп кенә белми: яшь чагында ул колхозда, элеваторда эшли, шахтада йөк ташучы була, торф чыгара, тимер юллар сала.
– Авыр эштә эшләгәч туклыклы ризык кирәк, ә андый мөмкинлек юк. Алабута ашадык, кычытканнан аш пешердек. Һәрвакыт ашыйсым килә иде, – дип искә ала Миңнегаян әби.
1947 елда ул булачак ирен очрата. Бөек Ватан сугышы ветераны Хәтмулла Вәлиев белән алар 59 ел гомер кичереп, ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр.
– Әни ныклап картайганчы урманга барырга, җиләк, балан җыярга яратты. Ул хәзер дә «Табигатькә чыксагыз, мине дә онытмагыз, дип кенә тора», – ди улы Шамил.
Миңнегаян Вәлиева нефть эшкәртү заводында каравылчы булып эшләп лаеклы ялга чыккан.
– Әни табиблар кушканны үтәп, даруларны тиешенчә кабул итеп тора. Берәр даруы бетсә, буш тартмасын биреп, нәкъ шундыйны алуыбызны сорый. Тышы икенчерәк булса, инструкциясен тәфсилләп укый, кирәкле дару алганмы дип карый, бәлки, ялгышкандыр дип тикшерә инде, – дип елмая ул.
Миңнегаян әби бүгенге көндә Чишмәдә улы һәм килене тәрбиясендә яши. Балалары исә, үз чиратында, нинди генә авырлыклар кичерсә дә, тормышны яратуын, зиһен үткенлеген югалтмаган 104 яшьлек әниләре һәм картәниләренең игътибарын тоеп гомер кичерә.