Пилотсыз очкыч аппараты мониторында күк йөзе шартлаулардан чуарлана, вакыт төшенчәсе югала. Бу көнне аңа кеше гомерләрен коткарудан тыш, әтисе вафатыннан соң аның позывноен үзенә тиккә алмавын да расларга туры килгән.
Алгы сызыкта гыйнвар аеның салкын таңы ата. Яугир, гадәттәгечә, «кошчыгының» моторын җылыта. Аның эштә тупасланган, ләкин сизгерлеген югалтмаган бармаклары дронны ышанычлы рәвештә соры офык өстеннән очырта. Ул барысын да: агач башларына бәс катуын, еракта нәзек кенә сузылып төтен чыгуын да күрә. Кинәт ыгы-зыгы куба. Дошман безнең егетләрнең кайда яше-ренгәнен күреп кала. Мониторда фонтан булып кара туфрак күтәрелә.
– Мин көтеп тормадым... Шунда ук алар янына йөгердем, – дип искә алачак ул соңрак, гади генә хәл турында сөйләгән кебек.
Тик «шунда ук» дигәне – кырык минутлык юл. Якташыбыз өчен ул дроннар һөҗүме астында кырык минут туктаусыз йөгерүгә әверелә. Егет, пультын ташлап, кулына автоматын ала һәм аның ярдәме бер сулыш һава кебек кирәк булган якка ыргыла.
Авыр бронежилет кабыргаларга бәрә, үпкәләрен, куе парга әверелгән салкын һава куырып ала. Кырык минут дошман уты астында йөгерү – спорт уены түгел. Бу чынлыкта кешенең ныклыгын тикшерү. Ул позициягә килеп җиткәндә күк йөзе күренмәслек дәрәҗәдә төтен белән капланган була. Җиргә сыенган егетләр аңа, өрәк күргәндәй, аптырап карыйлар.
– Син каян килеп чыктың?! – ди сугышчыларның берсе, битенә кунган тузанны сөрткәләп.
– Сөйләшеп торыр чак түгел. Киттек! – дип аның сүзен бүлә «Зима».
Сугыш кырыннан ул аларны берәм-берәм алып чыга. Беренчесен, үзе хәрәкәтләнә алганын, тиз арада эвакуацияли. Икенче сугышчыны, гөрселдәп снаряд шартлаган тавышларны бүлеп, өметләндереп, «әйдә, туганкай, тагын бераз тырыш, үзең булдыра аласың бит!» дип үсендереп, алга таба әйдәли. Өченчесен, хәрәкәтсез яткан яугирне,могҗизага тиң батырлык күрсәтеп, җилкәсенә салып, күтәреп чыга. Тирә-якта дөнья чайкала, аяк астында җир убыла, бу юлысы кире кайтыр юл өч тапкыр озынрак булып тоела.
Ул, куллары белән дустының камуфляжыннан эләктереп, авыр сулышын тоеп бара. Бу вакытта аның артында, гүя, күзгә күренми торган таяныч булып, авырлыктан егылырга ирек бирмичә тагын кемдер килгән кебек тоела.
«Зима» позывное якташыбызга ел фасылына бәйле бирелмәгән. Бу исемне аның иң беренчеләрдән булып хәрби операциягә киткән һәм намус белән Ватаныбыз азатлыгын яклаган, ләкин, кызганычка каршы, һәлак булган әтисе йөрткән. Улы әтисенең исемен генә алмаган, ул аны ант буларак кабул иткән.
– Бик арыдык, – ди сугышчы сирәк кенә язышкан минутларда. Дүрт тәүлек диярлек йокламыйбыз. Әмма, һичшиксез, җиңү безнең кулда булачак, – ди ул, ә тавышында елмаю сизелә.
Кайту турында сүз чыккач егет берничә секундка тынып кала, бу тынлык теләсә нинди сүздән аңлаешлырак.
– Кайту белән беренче эш итеп әти янына зиратка барачакмын, күңелемдә булганнарның барысын да сөйлисем килә, – ди ул.
Ул коткарган егетләр хәзер аны үзләрен саклаучы фәрештә дип атый. Заманча техника һәм камуфляж контекстында «фәрештә» сүзе сәер яңгыраса да, асылы шул ук.
Хәзер «Зима» янә пульт белән идарә итә. «Кошчык» тагын күккә күтәрелә, аның күзләре янә офыкны күзәтә. Ул үз эшен, ата-бабалары кебек, тыныч кына, тәкәбберләнмичә башкара.
Аның өчен иптәшләренең исән-сау кайтуын күрүдән дә мөһимрәк нәрсә юк. Ә аның артында, дошманга күренмичә, әтисе басып торган кебек. Һәм әлегә, «Зима» позывное эфирда яңгыраганда, үткән һәм киләчәк арасындагы бәйләнеш нык булып кала.
Үзеңне сакла, якташ! Без синең өеңә, әниең, сөйгәнең янына һәм үтәлгән бурыч турындагы хисап белән әтиең кабере янына исән-сау кайтуыңны көтәбез!