Миңненур Галимҗан кызы Габидуллина шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аны тәбрикләргә туганнары һәм якыннары җыелдылар.
Ул тумышы белән Әмин авылыннан. Балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры килгән. Үсмер чагында ук авыр хезмәтнең бар авырлыгын үз иңнәрендә тоеп, өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшләгән. 18 яшендә аны Стәрлетамакка сода заводы төзү өчен траншеялар казырга җибәргәннәр. Эш шартлары бик кырыс булган: ачка тилмергәннәр, өс-башка рәтле киеме дә булмаган. Ул анда ике ел эшләгәннән соң туган авылына кайткан.
Бу вакытта Әмин авылы янында яңа автомобиль трассасы төзелеше башлаган. Авырлыклардан куркып тормаган Миңненур шунда эшкә урнашкан. Биредә язмышы аны булачак тормыш иптәше Гарифҗан белән очраштырган. Алар бер-берсен яратып, үзара аңлашып, тату гомер кичергәннәр, тугыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Бөек Ватан сугышы ветераны булган Гарифҗан Габидуллин балаларын да ватанпәрвәрлек һәм Туган илнең киләчәге өчен җаваплылык хисе тәрбияли алган.
Буыннар алмашы дәвам итә: бүгенге көндә Габидуллиннарның ике улы намус белән хәрби операция зонасында ил мәнфәгатьләрен яклый.
Миңненур Галимҗан кызының күпсанлы бүләкләре арасында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале аерым урын алып тора. Аның өчен бу бүләк – аерымлык билгесе генә түгел, ә сугыш елларында күрсәткән каһарманлык символы да.
Бүгенге көндә Миңненур әби Бәрсүәнбаш авылында улының гаиләсендә яши, якыннарының хәстәрлеген күреп гомер кичерә. Балаларының һәм оныкларының игътибары һәм ярдәме вакыйгаларга бай һәм катлаулы тормыш кичергән кешегә иң зур бүләктер.
5 ноябрьдә Бүләкбаш авылы старостасы, Яңа урамына нигез салучы Мәзһәр Усманов та үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Мәзһәр Абдулла улының хезмәт юлы армиягә кадәр үк башланган – «Киров» колхозында хисапчы булып эшләгән. Өч ел хезмәт итеп кайткач аңа Чапаев исемендәге колхозда комплекслы бригадир вазифасын тәкъдим иткәннәр.
Мәзһәр Абдулла улы, эшкә һәрвакыт җитди караучы кеше буларак, Авыргазы һөнәрчелек училищесына укырга кергән. Бригадирлыкка укып чыгу белән әлеге вазифага керешкән.
– Ул вакытта авылда тормыш кайнап тора иде! Безнең колхоз җиде авылны берләштерде, үзебезнең сарык фермасы һәм дуңгызчылык комплексы булды. Миңа ферма мөдире дә, автопаркта диспетчер да булып эшләргә туры килде. Эшләгән кешегә эш җитәрлек иде, – дип искә ала ул.
Мәзһәр Абдулла улы лаеклы ялга чыккач та эшсез тормаган – халыктан сөт җыеп, Шөнгәккүл май заводына илтеп тапшырган. Кайбер көннәрне бер авылдан гына да 20-25 фляга сөт илткән, ә аның карамагында шундый берничә торак пункт булган. Намуслы хезмәте һәм туган як үсешенә керткән зур өлеше өчен Мәзһәр Абдулла улы берничә тапкыр грамота һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Тормыш иптәше Фәнирә белән алар дүрт бала: ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, белем алырга һәм һөнәр сайларга ярдәм иткәннәр. Хәзер алар үзләре дә күптән инде картәни-картәти.
– Кайтып хәлебезне белеп китәләр, күчтәнәчләр алып кайталар. Безнең турыда хәстәрлек күрүләре һәм игътибарлы булулары өчен балаларыбызга рәхмәтлебез, – ди Фәнирә апа.
Мәзһәр Усманов – ватанпәрвәрлек үрнәге, хезмәт сөючән кеше.
90 ел эчендә ул Бүләкбаш авылы һәм аның халкы өчен күп эшләр башкарган. Авылдашларының ихтирамы моңа үзе бер дәлил булып тора.