Ике катлы зур һәм иркен йортта аларны Ку-рамшиннарның балалары һәм оныклары каршы алдылар. Фикки абыйга 90 яшь димәссең. Ул озын һәм төз буйлы, матур һәм пөхтә итеп киенгән, хәтере әйбәт, тарихны яхшы белә, шат һәм күтәренке күңелле. Аның улы әтисенең яшь булып күренү серен ачты.
– Әти һәрвакыт хәрәкәттә, эшсез торганы юк, хуҗалык эшләре белән мәшгуль, мәш килеп бакча карарга ярата, техника ремонтлый. Ул безнең 58 кешедән торган зур гаиләнең «башкомандующие», – диде Фердинант Фикки улы.
Күпләр бу гаиләнең кунакчыл булуын белә.
– Безнең гаилә элек-электән кунакчыл. Әти өс киемнәре – толыплар тегәргә бик оста иде, шуңа күрә аның янына тирә-як авыллардан, хәтта күрше районнардан килүчеләр күп булды. Ул аларның һәркайсын түргә узарга чакырып, чәй эчертми калмый иде. 1905 елда ул армиядән «Зингер» тегү машинасын алып кайткан һәм тегүче һөнәренә өйрәнгән, – дип сүз башлады үзенең тормыш юлы турында юбиляр.
Фикки Курамшин Кызылгы авылында Вәлетдин һәм Өммегөлсем гаиләсендә унберенче бала булып дөньяга килгән. 1952 елда Абрай мәктәбен тәмамлагач Дәүләкәндә механизаторлар мәктәбенә укыган, аннары колхозда тракторчы булып эшләгән. 1955-1957 елларда Германиядә танкист булып хезмәт иткән. «Ату буенча отличник» билгесенә лаек булган, старшина званиесендә демобилизацияләнгән. Туган якка кайту белән колхозда эшләвен дәвам иткән.
1960 елда Тәтешле урманчылык училищесын тәмамлап, шул ук вакытта автокранчы һөнәрен алып РАПСО предприятиесендә эшләгән. Аннары Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумында укып чыккан. 1967 елдан башлап җитәкче вазифаларда хезмәт куйган, бригадир һәм ферма мөдире булып эшләгән. «Заветы Ильича» колхозы хезмәтчәннәре аны һәрвакыт эшчеләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы та-ләпчән һәм җаваплы кеше буларак хәтерли.
– Алтмыш алты ел тату гомер иттек, дүрт бала тәрбияләп, олы тормыш юлына бастырдык. Бүгенге көндә алар үзләре картәни-картәтиләр. Мин фермада эшләдем, икебез дә эшкә йөрүгә карамастан, зур хуҗалык тоттык. Күпләп мал, кош-корт асрадык, умартачылык белән шөгыльләндек. Умарталарның саны кырыкка җиткән еллар да булды. Тормыш иптәшем бик уңган һәм тырыш кеше, – диде Фикки абый турында хатыны Фәнүзә апа.
– Мин тормышымнан бик канәгатьмен – гомер буена намус белән эшләдем, балаларыбыз безне һәрвакыт уңышлары белән шатландырып торалар, хөрмәт итәләр, – диде юбиляр кунакларны озатканда.
Кире юлда бу гаилә белән очрашудан тәэсирләнеп кайттык. Мәкаләбез герое безне таң калдырды, сөйләшер өчен тема булды – очрашудан соң тәэссоратлар белән уртаклаштык. Шуңа охшаш очрашулар йөрәкләребезгә Ватанга һәм туган ягыбызга мәхәббәт уята. Мондый кешеләр яшь буын өчен үрнәк булып торалар!