Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
12 сентябрь , 09:01

Якташыбызның хезмәтләре югары бәяләнде

Радий Хәбиров якташыбыз, Рәсәй Герое Риф Сәхабетдиновның хезмәтләрен югары бәяләп, аны генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләде. Башкортстан Башлыгы орденны республиканың Төбәк белән идарә итү үзәгендә үткән оператив киңәшмәсендә тапшырды. Риф Сәхабетдинов бу аның өчен бик зур бүләк һәм дәрәҗә булуын, республика файдасына тагын да күбрәк эшләр башкарырга этәргеч бирүен ассызыклады. Тумышы белән Чишмәдән булган Риф Сәхабетдинов кече ватанын ил күләмендә танытып кына калмыйча, аның үсешенә һәм чәчәк атуына да ярдәм итә. Ул гомере буена Башкортстан һәм ата-бабалары нигезе булган Келәш авылы белән бәйләнешне өзми, туган ягына еш кайта. Бу аңа гаилә багланышларын саклап кына калмыйча үз төбәгенең тормышыннан хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә. Аның хәйрия эшчәнлеге күп юнәлешләрне, шул исәптән яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүне һәм төбәктәге инициативаларга ярдәм итүне дә колачлый. 2024 елда Риф Сәхабетдинов Келәш авылының ирекле янгын сүндерү командасына «ЗИЛ-130» янгын сүндерү машинасын алырга һәм әлеге техника өчен гараж төзергә ярдәм итте. Дәвамы сайтта

Якташыбызның хезмәтләре югары бәяләнде
Якташыбызның хезмәтләре югары бәяләнде

Риф Сәхабетдинов Ватан өчен чиксез җан атучы кеше буларак, Чишмә районының иҗтимагый һәм ватанпәрвәрлек тормышында да актив катнаша. Яшь буында ватанпәрвәрлек һәм илебез өчен горурлык хисе тәрбияләргә омтыла.

Чишмә бистәсенең Җиңү паркында аның сугышчан дустының күчермәсе – «МИ-24К» вертолеты урнаштырылган. 2024 елда Чишмә поселогындагы яңа торак комплекс территориясендә Рәсәй Герое хөрмәтенә аның исемен йөртүче урамда стела урнаштырылды. Бу вакыйга аның казанышларын тану һәм район халкы өчен батырлык символы булып тора.

Риф Рәис улы Сәхабетдинов 1955 елның 9 декабрендә Уфа шәһәрендә дөньяга килә, балачагы Келәш авылында уза. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Кораллы көчләр сафында хезмәт итә башлый. Р. Сәхабетдинов хәрби карьерасында югары дәрәҗәләргә генә ирешеп калмый, батырлык һәм каһарманлык символына әверелә. Аңа казанышлары, шул исәптән Әфганстанда-гы хәрби хәрәкәтләрдә һәм Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашканы өчен Рәсәй Герое исеме бирелә. Якташыбыз 2007 елдан запаста булуына карамастан, Ватаныбызга һәм җәмгыятькә хезмәт итүен дәвам итә, Санкт-Петербург хәрби комиссариатында инспектор булып эшли.

Ул «Атайсал – кече Ватан» проектында катнашуы белән дә күпләр өчен үрнәк булып тора. Намуслылыкның хәрби батырлыкта гына түгел, ә якташларыңа ярдәм итүдә, үз халкың гореф-гадәтләрен саклауда һәм мәдәниятен үстерүдә, шулай ук киләчәк буыннарны халкыңа һәм Ватаныңа хезмәт итәргә рухландыруда булуын үз үрнәгендә күрсәтә.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас