Ул базарга киткән көннәрдә өч баласы әтиләренең дары һәм чит җир исе сеңгән шинеленә төренеп, аны өйдә көтәләр.
Саҗидә Агыйдел елгасының товар поездлары тәгәрмәчләрен шыгырдатып килеп туктаган, вагоннардан перронга төркем-төркем булып алҗыган кешеләр «коелган» уң як станциясендә сату итә.
Көннәрдән бер көнне ул анда, йөзләгән соры йөзләр арасында аларны: гәүдәсе сынган башак сыман сыгылган хатынны һәм чигә тиресе аша зәңгәр кан тамырлары үтә күренеп торган ябык бер кыз баланы күрә.
«Баламны үзегезгә алыгыз, зинһар, алмасагыз ачтан үләчәк бит», – дип пышылдый таныш булмаган хатын. Саҗидә аның бу сүзләрендә үзенең куркуының кайтавазын ишеткән кебек була. Таныш түгел хатынның итәгенә сыенган кыз кипкән үлән өеменнән дә җиңелрәк күренә. Күмер кебек кап-кара күзләре төпкә баткан, куллары талчыбык кебек нәзек кенә. Саҗидә, җил чыкса кош каурые сыман очып китәргә торган баланы, исемен дә сорап тормыйча, кулына күтәреп кочагына ала.
Шулай итеп өйдә икмәк көтеп утырган өч бала янына дүртенчесе өстәлә. Беренче көннәрне аны тамчылап кына дигәндәй ашаталар, бер йотым катык һәм бер-ике урман җиләге генә каптыралар (җиләкне Саҗидәнең улы Нәбиәхмәт алып кайта, унике яшьлек ир бала мәктәпкә барыр урынына урманда агач тамырлары әзерли).
«Берьюлы күп ашатырга ярамый, йөрәге түзмәс», – ди Саҗидә, баланың боз кебек салкын бармакларын уа-уа.
Төннәрен алар аны өшемәсен өчен үз гәүдәләре белән җылыталар, янына чүпрәккә төреп җылы ташлар салалар. Алып кайтканнан бирле йөзендә нур булмаган бала көннәрдән бер көнне тәү тапкыр елмая.
Җәй тәмамлана... Терелеп аякка баскан кызчыкны әнисе алып китә. Саҗидә кечкенә шәүлә күздән югалганчы җигүле ат артыннан карап кала. Кулында Нуриәхмәтеннән килгән, дары исе аңкыган, сагыш тулы соңгы хат. Хатында йөрәк авазы булып шигырь юллары язылган: Ленинградның җирләренең зур икән яланнары, Саҗидә, сиңа сүзем шул – ташлама балаларны.
Ленинградның җирләрендә ятам тирән окопта, Ходай гомерләрне бирсә, булыр иде кайтып та...
Ләкин аңа исән-сау кайтырга язмаган була шул. Исемнәре һәйкәл ташларына уеп язылган меңнәрчә солдатлар кебек хәбәрсез югала.
Ә тормыш иптәшенә олы яшькә җитеп, чәчләренә чал кергәнче гомер кичерергә, оныкларының балаларын һәм тыныч күк йөзен күрергә насыйп була. Сугыш турындагы сорауларга ул кыска гына итеп: «Без фәкать яшәдек», – дип җавап бирә һәм яулык читеннән чыккан тыңлаусыз чәчләрен төзәткәләп куя.
Ә теге кыз белән сугыштан соң бәйләнешләр өзелә. Ләкин катык оеткан саен күз алдына Уфа станциясендәге ябык гәүдәле кыз бала килеп баса. Ул шушы куе һәм әчкелтем эчемлектә го-мерләрне үлемнән йолып кала алучы көч һәм җиңү тәме барлыгын белә.
(Саҗидә әбинең кызы Нәҗибә Насыйрова истәлекләреннән).
Гөлназ Байбурина, Ярми авылы китапханәчесе.