Ветеран, олы яшьтә булуына карамастан, актив тормыш рәвеше алып бара: саф һавада йөрергә ярата, гәзит-журналлар укый, тормыш турында сөйләшергә ярата.
Солтан Хәмәтгали улы кунаклар килүгә әзерләнеп орден-медальләр таккан пинжәген кигән, күтәренке күңел белән, елмаеп, якын дуслар булып киткән журналистларның сорауларына игътибар белән җавап бирде.
Юбилярны котларга муниципалитет башлыгы Ришат Мансуров җитәкчелегендә зур делегация килде. Ришат Әнис улы үзенең кичә генә СВО зонасыннан кайтуын билгеләп үтте, Чишмә делегациясенең чираттагы тапкыр гуманитар ярдәм илтүе турындагы мөһим вакыйганы хәбәр итеп, шатлыгын уртаклашырга ашыкты. Аннары Рәсәй Президенты Владимир Путин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән котлау телеграммаларын укыды.
Беренче мәктәп укучылары ветеранны ватанпәрвәрлек рухындагы шигырьләр белән котладылар, ә Район мәдәният хезмәткәре Ризидә Әхмәтшина юбилярның күңеленә хуш килгән җыр башкарды. Салават Гыйльметдинов чарага килүчеләрне Солтан Хәмәтгали улының биографиясе белән таныштырып үтте.
Юбилярның балалары, мөгаен, үзенә караганда да күбрәк дулкынлангандыр. Өлкән улы Рушан әти-әниләренең аларга җылы гаилә учагында лаеклы тәрбия бирүләре турында сөйләде.
– Әтиебез безнең өчен бик кадерле, иң мөһиме сау-сәламәт булсын, безне үзенең барлыгы белән шатландырып яшәсен. Аның белән горурланабыз, ул ватанпәрвәр, тормыштагы авырлыкларга карамастан ныклы кеше, безне һәрвакыт үз мисалында тәрбияләргә тырышты, – ди Рушан Солтан улы.
Килене Кәүсәрия дә: «Әткәй безгә һәрвакыт үрнәк булды, бик матур итеп дөнья көттеләр, безгә ярдәм итәргә тырыштылар, әле аның янында торабыз, бик матур яшәдек, мин аңардан беркайчан да тупас сүзләр ишетмәдем, ул һәрвакыт игътибарлы һәм яхшы күңелле», – диде.
– Әткәбезне бик яратабыз, ул безнең өчен бик кадерле. Әткәй белән әнкәй бик матур, бәхетле гомер кичерделәр. Без алар белән, алар безнең белән горурланып яшәделәр. Хәзер инде үзебез нәнәй-картатайлар булсак та, әти янында барыбер бала булып калабыз, – ди кызы, әтисенең иңбашыннан назлы итеп кочып.
Оныкчыклары Ралина белән Әмир дә берничә сүз әйттеләр: «Мин үземнең карт картәтиемне бик яратам, аның белән горурланам, ул бик җаваплы кеше. Туган илебез өчен сугышта катнашып, җиңүгә үз өлешен керткән. Аңа озын гомер, бәхет телим!» – диде Әмир.
Алар карт бабаларын кочаклап алдылар, ул да елмаеп аларны кочагына алды.
Солтан Хәмәтгали улы Хәйдәров – Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран гына түгел, ә батырлык, ныклык һәм үз гаиләсен һәм Ватанын чиксез ярату символы да. Аның үрнәге безне һәр мизгелнең кадерен белергә, үткәннәрне онытмаска, киләчәккә өмет белән карарга һәм ватанпәрвәрлек эстафетасын буыннардан-буыннарга тапшырырга өйрәтә.