Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
18 июнь , 14:00

Корычтай ныклы хыял:«89-нчы»ның кыю карары

Кечкенә чагында телевизордан тәү тапкыр Җиңү парадын караган Владның сокланудан күзләрендә очкыннар кабына. Кызыл мәйдан буйлап горур атлаган солдатлар, хәрби марш, ветераннарның шат йөзләре аның күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдыра. Шул вакытта ул, һәр малай кебек, солдат булачакмын, дип хыяллана. Балачак хыялы гына булса да, йөрәге ил сагында торырга һәм якыннарына таяныч булырга тиешлеген тоя. Дәвамы сайтта

Корычтай ныклы хыял:«89-нчы»ның кыю карары
Корычтай ныклы хыял:«89-нчы»ның кыю карары

Владның балачагы җиңел булмый. Әнисе аны ялгызы үстерә, баласы мохтаҗлык кичермәсен өчен тырышып эшли. Аңа икенче әниләре кебек булган апалары һәрвакыт ярдәмгә килә, алар энеләре турында хәстәрлек күреп, укуында ярдәм итәләр. Ул апа-ларының аның белән горурлануларын һәм аңа ышануларын күреп үсә.

Влад тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, хәрби училищега укырга керергә өметләнеп, Воронежга китә. Киләчәктә хәрби форма киеп туган илне саклаячагын күз алдына китерә. Әмма язмыш башкача хәл итә – училищега укырга керә алмый. Авыр уйлар белән өйгә кайтканда: «Димәк, башка юл сайлаячакмын, ләкин, һичшиксез, хәрби булачакмын», дип карар итә.

Влад вакытын әрәм итмичә, колледжга укырга керә һәм аны тәмамлагач, «Башкир-агроинвест»та практика үтә. Әмма, Ватанга хезмәт итү бурычы турында беркайчан да онытмый. Һәм менә хыялын тормышка ашырырга вакыт җитә: егет армиягә китү өчен шатланып кулына повестка ала, һәм хәрби ант биргәннән соң Рәсәй Кораллы Көчләрендә хезмәт итү өчен контрактка кул куя.

Егет Амур өлкәсендә хезмәт итә. Биредә ул махсус хәрби операция башлануы турында ишетә һәм иптәшләре белән бергә алгы сызыкка китә. Хәзерге вакытта машинасының номеры буенча «89-нчы» позывнойлы Влад мөһим хәрби бурычларны үти: яугирләргә азык-төлек ташый, яу кырыннан яралыларны алып чыга һәм дрон белән эшләүчеләрне һөҗүмнән саклау өчен блиндажлар төзи. Ул куәтле «Урал» машинасы руле артында үзен ышанычлы хис итә.

Нибары 23 яше тулган егетнең акыллы һәм тәвәккәл булуы күзләреннән күренеп тора. Күптән түгел ул икенче дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Тыйнак егет батырлыклары турында сөйләргә яратмый, аның өчен бу бары тик хәрби бурыч. Ул хәрби хезмәтнең үзе өчен генә түгел, ә аның кайтуын көтүче якыннары өчен дә мөһим булуын аңлый.

Иң мөһиме, барыбыз да исән-сау кайтыйк. Туган җирдә тынычлык булсын. Хәзерге вакытта бу минем иң зур хыялым, – ди Влад ихлас күңелдән.

Ватаныбыз сагында чын геройлар һәм илебез таянычы булган менә шундый кыю егетләр тора. Алар илебез чиген саклаганда җиңүгә өмет бар. Егетләрнең һәркайсы – гади солдат кына түгел, ә Туган ил һәм якыннары өчен ахыргача барырга әзер булган кыю яугир.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас