Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов билгеләп үтүенчә, Чишмә районында Дамир Миңнехәбир улын гомерен җиргә хезмәт итүгә багышлаган кеше буларак беләләр. Аның үз эшенә мәхәббәте, тугрылыгы һәм югары һөнәрилеге күпләребез өчен үрнәк. Мамаевның күпь-еллык хезмәт эшчәнлеге – ул тырыш хезмәт һәм җаваплылык тарихы, – дип ассызыклады ул.
Дамир Мамаев 1940 елның 18 маенда гади хезмәткәрләр гаиләсендә туа. Аның уңышка ирешү юлы Чишмә урта мәктәбендә укудан башлана. 1957 елда ул Уфаның 10-нчы һөнәрчелек училищесына укырга керә, аннары Октябрь революциясе исемендәге ремонт-эксплуатация базасында судно машинисты булып хезмәт эшчәнлеген башлый.
1966 елда Дамир Миңне-хәбир улы Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында укуын дәвам итә. Шул ук вакытта терлекчелекне механикалаштыру кафедрасында өлкән лаборант булып эшли, бу аның авыл хуҗалыгындагы карьерасының башы була.
1971-1972 елларда ул Чишмә районының Ленин исемендәге колхозында инженер вазифасын башкара, аннары Чишмә район Советы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән инженер-инспектор булып эшли. 1974-1975 елларда КПССның Чишмә район комитетының оештыру бүлеге инструкторы була.
Дамир Миңнехәбир улы үзен күренекле җитәкче буларак күрсәтә. 1975-1982 елларда ул «Коммунизм» колхозына, ә 1982-1991 елларда Чишмә районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәлегенә җитәкчелек итә. 1991-1994 елларда «Заветы Ильича» колхозы рәисе, аннары Чишмә районының МПЭиТС җәмгыятендә өлкән диспетчер булып эшли (1994-1996).
1996-1999 елларда Дамир Миңнехәбир улы «Чишмә шикәр заводы» җәмгыятенең чөгендер пункты начальнигы, ә 1999-2000 елларда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәлегенең хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек техникасы буенча әйдәп баручы инженеры вазифаларын башкара.
Эшләгән елларында Дамир Мамаев Чишмә районы авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертә. Аның һөнәрилеге, эшкә бирелгәнлеге һәм даими камилләшүгә омтылышы күп буын аграрчылар өчен үрнәк булып тора.
Үзенең 85 яшьлек юбилеен каршылаган Дамир Мамаев олы ихтирамга лаек кеше. Аның тормыш юлы – тырыш хезмәт, үз эшенә тугрылык һәм туган җиргә мәхәббәт тарихы ул. Бүгенге көндә лаеклы ялда булган юбиляр игътибарлы һәм кайгыртучан тормыш иптәше Тамара Машковская белән бәхетле гомер кичерә.
Ярми авылы «Аек авыл» республика конкурсы финалисты дипломы һәм 200 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде. Бу акчалар 2025 ел ахырына кадәр авылны төзекләндерү өчен файдаланылачак. Ярмилеләр гражданнар җыенында акчаны нәрсәгә тотынырга икәнен үзләре хәл итә ала.