Мөнирәнең әнисе, тормыш иптәше фронтка киткәч, алты баласы – дүрт малае һәм ике кызы белән кала, олы яшьтәге каенанасы да алар белән бергә яши. Сугыш башлангач, авылда хатын-кызлар, балалар һәм карт-коры гына кала. 6-7 яшьлек балалардан башлап, барысы да эшкә йөри. Ә эшләгән өчен он бирелә. Мөнирә Шәйхетдин кызы сүзләренә караганда, ул вакытта ял да, бәйрәм көннәре дә булмаган. Ә бит һәркемнең үз хуҗалыгы, терлекләргә мал азыгы да әзерлисе бар.
Ул кешеләргә игелекле, гадел һәм ярдәмчел булган колхоз рәисен җылы сүзләр белән искә ала. «Иртән-иртүк йорттан йортка йөреп, яшенле яңгыр килә, мал-туарларыгызны барлагыз, дип халыкка хәбәр итә торган иде, менә шундый изге күңелле кеше булды», – ди ул.
97 яшьлек Мөнирә Шәйхетдин кызы бик күп михнәтләр кичерсә дә, ул заманнар турында елмаеп искә ала. «Бервакыт колхоз рәисе, төнлә буран чыккач, безне тимер юлга ярдәмгә чакырды. Санитар поезд килеп туктаган, ә юллар кар астында калган, һәм без бөтен авыл белән көртләрне көрәп юл ачтык, хәтта поездны үргә таба этәргә туры килде, ә ул кузгалып киткәч аңа тотынып барып, авыл янында төшеп калдык», – дип сөйләде ул. Аның сүзләренә караганда, кыш көннәрендә аларга машина юлларын да кардан тазартырга туры килгән. Паровозларга ташкүмер ягулыгы булмаганда ул ахирәтләре белән каен утыны әзерләргә йөргән. Кызлар пычкы белән кисеп, ә егетләр ярып торганнар. Араларында өлкән яшьтәге ир-ат утынның 1,2 метр озынлыкта булуын тикшереп торган. Мөнирә Сыртланова боларны әле булса хәтерли. Шулай ук бергәләшеп чыршы-наратлар утыртканнары да исендә, хәзер инде алар зур агач булып үсеп җиткәннәр, Кандра юлында әллә кайдан ук күренеп торалар.
Генерал Шәйморатов дивизиясе белән очрашу аның өчен аеруча якты истәлек булып хәтерендә калган. Ул чакта аңа 15 яшь була. Сугыш елларында аларның авылы хәрбиләр туктала торган урыннарның берсенә әверелә. Мәкаләбез герое язгы көннәрнең берсендә колхоз рәисенең авыл халкына Шәйморатов дивизиясенә ризык әзерләргә кушуы турында хәтерли. Аларның кайберсе атка атланып, кайсылары җәяү килделәр, дип искә ала ул.
Шәйморатовның Стрелка кушаматлы аты авылда чакта колынлый, шуңа күрә аңа бия белән колынны колхозчыларга бүләк итеп калдырырга туры килә.
– Без дивизияне җырлап каршы алдык һәм җырлап озаттык. Шәйморатовның үзен яхшыкеше буларак хәтерлим. Киткәндә ул җылы кабул итүләре өчен авыл халкына рәхмәт белдерде, аннары атының ялына башын терәп күз яшьләре белән саубуллашты, – дип искә алды ул. – Бу ат мин колхозда эшләгән чорларда, 50-нче елларга кадәр колхозда булды, бик акыллы, бер урында гына басып тора алмаган мәһабәт ат иде, аны туй кебек мөһим чараларга гына җиктеләр. Колынын да саклап кына тоттылар, ул нәселле айгыр булды, – дип хатирәләре белән уртаклашты ул.
Мөнирә Шәйхетдин кызы тагын бер вакыйга турында яхшы хәтерли. Көннәрдән бер көнне сарыклары кайтмагач, кызлар аларны эзләргә китә. Күрше авылга барып җиткәч, аларга укытучыларының өендә кунып калырга туры килә. Сарыклар табылмый. Иртән өйгә кайтып барганда юлда таныш әби очрый. «Ул безгә сугыш тәмамлануы турында хәбәр итте. Барыбыз да шатлыктан елап җибәрдек. Авылга кайтып җиткәндә бар халык урамда иде, табын корганнар, флаглар элгәннәр, бөтен авылга җитәрлек сый әзерләргә керешкәннәр! Көне буе куанып йөрдек...», – ди Мөнирә әби.
Мөнирә Сыртланова дүрт сыйныф тәмамлаган, яшьтән эшләп чыныккан, ул бүгенге көнгә кадәр физик активлык – озын гомер нигезе, дип саный, чөнки хәрәкәттә – бәракәт. Аның Шәйморатов дивизиясен һәм сугыш елларын искә алып, шигырьләр һәм җырлар язган чаклары да булган.
«1955 елда тормыш иптәшем белән Чишмәгә килеп урнаштык. Ул вакытта Елга урамында өч кенә йорт бар иде», – дип искә алды әби. Аларга башка районда калырга да тәкъдим иткәннәр, чөнки ул вакытта хезмәткәрләр һәр җирдә кирәк, ләкин Сыртлановлар Чишмәне сайлаганнар. Тормыш иптәше белән Нәфисә исемле бер кыз үстергәннәр.
Әлеге вакытта Мөнирә Шәйхетдин кызының ике оныгы, өч оныкчыгы һәм хәтта бер туруны бар. Ул нәсел дәвам-чылары үсеп килүе белән горурлана, күңеле һәрвакыт көр. Аңа күз салсаң, гаиләсе һәм фронт ихтыяҗлары өчен зарлану белмичә тырыш хезмәт куйган, шаян күңелле кыз образын әле дә шәйләргә була.