Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
15 Май , 16:11

Киң күңелле, олы йөрәкле табиб

Апрель башларында, язның иң матур көннәренең берсендә катлаулы һәм тынгысыз, зур җаваплылык таләп итүче һәм шул ук вакытта игелекле һөнәр ияләренең берсе, күпләрнең яраткан табибы, хезмәт ветераны Фелорида Гыймалетдин кызы Хәйретдинова (Каранаева) олуг юбилеен билгеләп үтте. Тумышы белән ул Мәләвез районының Аптрак авылыннан. 1968 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң юллама буенча Иске Муса участок дәваханәсенә табиб-педиатр булып эшкә җибәрелә. Бу вакытта аның тормыш иптәше Наил Бәдгетдин улы анда баш табиб булып эшләгән була инде. Дәвамы сайтта

Киң күңелле, олы йөрәкле табиб
Киң күңелле, олы йөрәкле табиб

Ул елларда участок дәваханәсенең медицина хезмәткәрләре 13 авыл халкын, 7 мәктәп укучыларын һәм 4 балалар бакчасына йөрүче сабыйларны хезмәтләндерә. Балалар бик күп булса да, педиатр аларның һәркайсын танып белә торган була. Алай гына да түгел, ул авыруларның катлаулы очракларын берәмтекләп махсус дәфтәргә язып бара, еш кына өйләренә барып хәлләрен белә, сәламәтлек торышын контрольдә тота, аңа авыруларның нидән килеп чыгу сәбәпләрен анализларга һәм ата-аналар белән аралашырга туры килә. Һәр нәрсәне язып бару гадәте аңа эшендә ярдәм итә һәм күп кенә кыенлыклардан коткарып кала.

Фелорида Гыймалетдин кызының балалар караваты янында йокысыз төннәр үткәргән чаклары да күп була, күрше авылларга барып укучыларның һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйларның сәламәтлеген тикшерергә дә туры килә. Шулай ук ул авыл халкы алдында сәламәтлек турында лекцияләр укый, халык белән әңгәмәләр һәм очрашулар оештыра, урындагы радиодан чыгыш ясый һәм еш очраган авыруларны кисәтү буенча бик күп эш башкара.

Кечкенә пациентлар тиз арада савыксын өчен күп көч сала ул. Һәрвакыт изге күңелле һәм игътибарлы, әмма шул ук вакытта таләпчән, участок дәваханәсе табибы гына түгел, авылдашлары өчен фикердәш һәм сердәш тә була, файдалы киңәшләр бирергә тырыша. Шушы сыйфатлары өчен ул хезмәттәшләренең һәм тирә-як авылларда яшәүче халыкның хөрмәтен яулады.

Аның намуслы һәм күпьеллык хезмәте Башкортстан һәм Рәсәй Сәламәтлек саклау министрлыкларының күпсанлы Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.

Ә 1989 елның мартында аңа «БАССРның атказанган табибы» дигән югары исем бирелде. Әмма тәҗрибәле табиб-педиатр өчен төп бүләк – кечкенә пациентларның, аларның әти-әниләренең һәм хезмәттәшләренең ихтирамы һәм хөрмәте!

Аның хезмәт сөючәнлеген һәм эшкә тугрылыгын авыл халкы да игътибарсыз калдырмады.

Фелорида Гыймалетдин кызы – зур йөрәкле һәм ачык йөзле ханым. Кешеләргә эш урынында гына түгел, көндәлек тормышта да кирәк булу – зур тәҗрибәгә ия булган табиб характерындагы төп сыйфатлар. Аның хезмәт юлында кызыклы, истә калырлык һәм дулкынландыргыч вакыйгалар, бар күңеле белән кечкенә пациентларның сәламәтлеге өчен борчылган чаклары да күп булгандыр. Озак еллар пенсиядә булуына карамастан, ул медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр булса, бүгенге көндә дә ярдәменнән ташламый. Безнең Фелорида апа лаеклы ялда булса да, ярдәм кулы сузарга, консультация һәм киңәш бирергә һәрвакыт әзер. Шул ук вакытта уңган хуҗабикә дә ул, тәмле ризыклар пешерә, җәй көне бакча тутырып аллы-гөлле чәчәкләр, яшелчә-җимешләр үстерә. Балалары өчен кадерле әни, оныклары һәм туруннары өчен хәстәрлекле картәни дә, – диләр авылдашлары.

Фелорида Гыймалетдин кызы тормыш иптәше Наил Бәдгетдин улы белән 40 ел тату гомер кичерделәр, бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр. Күп еллар дәвамында иңгә-иң куеп авыл халкының гомере һәм сәламәтлеге өчен көрәштеләр.

Хәйретдиновларның кызы Гүзәл дә, әти-әнисе юлыннан китеп, аларның һөнәрен сайлады. Уфа медицина училищесын тәмамлагач, озак еллар Чишмә район дәваханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшләде, әлеге вакытта башка төбәктә медицина хезмәткәре вазифасын башкара.

Күпсанлы пациентлары исеменнән хөрмәтле Фелорида Гыймалетдин кызына намуслы һәм күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерәбез, ныклы сәламәтлек, иминлек, тыныч тормыш һәм озын гомер телибез!

Автор: Люция Улямаева
Читайте нас