Башкортстанда 12 апрельгә кадәр Бөтенрәсәй гәзиткә язылу ункөнлеге уза. Бу вакытта республика, район һәм шәһәр басмаларына отышлы бәягә язылырга була. Бүгенге көндә дөрес мәгълүмат алу мөһим. Интернетта ялган яңалыклар һәм имеш-мимеш сүзләр күп булган заманда ышанычлы мәгълүмат чыганагы әһәмиятле. Гәзит укыганда сез тикшерелгән мәгълүмат алуыгызга ышана аласыз. Бу, бигрәк тә, дөньяда вакыйгалар тиз үзгәргән шартларда көнүзәк. Гәзиткә язылу – ул тикшерелгән һәм ышанычлы яңалыклар алу ысулының берсе.
Ел саен «Республика Башкортостан» нәшрият йорты тәкъдиме белән «Игелекле подписка» акциясе оештырыла.
Хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен, ветераннарны, күп балалы гаиләләрне яратып укыган гәзит-журналларына яздырып, һәркем әлеге акциягә кушыла ала.
Район гәзите редакциясе Бөек җиңү көне алдыннан тугры укучыбызның берсенә бүләк ясарга булды. Без Чишмә поселогында яшәүче 87 яшьлек Александра Биштаковага гәзиткә язылу квитанциясе бүләк итүебез турында хәбәр итәргә шатбыз. Ул күп еллар буе район гәзитенең иң тугры укучысы булып кала. Аның тормышы – ныклык, күңел сафлыгы һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт тарихы ул. Ул, олы яшьтә булуына карамастан, өе генә түгел, йөрәге дә чиста булуы турында кайгыртуын дәвам итә. Аның бакчасында да бер чүп үләне күрмәссең – һәр җирдә күз явын алырлык тәртип. Крахмаллап катырылган җәймәләре тәртип символы кебек актан-ак, пакътан-пакъ. Йорт янындагы территорияне дә җыештырып кына тора.
Без аны шушы көннәрдә, Александра Николаевна сәнәк, көрәк белән коралланып урам якны җыештырырга чыккач очраттык. Ул редакция һәм типография хезмәткәрләренең күбесен хәтерли, һәрберсен яхшы сүз белән искә ала. Сөйләшеп киттек. Йорт янын тәртипкә салу өчен ярдәм тәкъдим иттек. Ул, тыйнак кына елмаеп, безнең ярдәмне кабул итүдән баш тартты.
– Үз аягымда йөрүемә шатмын, ихата-кураны әкрен генә үзем тәртипкә китерә алам. Коры яфраклар, чүп-чар җыеп түгәм, озакламый яшел чирәм чыгар. Кояшлы көндә күңел күтәрелеп китә. Өлкән яшьтәге кеше өчен шул үзе бәхет түгелме?! Иң мөһиме, тынычлык урнашсын, егетләребез исән-сау кайтсыннар. Без, сугыш чоры балалары, моның ни икәнен беләбез, – ди Александра Николаевна.
Александра Биштакова тумышы белән Пенза өлкәсеннән. 1937 елда туган. Әтисен сугышка алганнар. Тугыз айлык чагында ул, әнисе үлеп, ярым ятим калган. Үзеннән чак кына зуррак апасы белән аны олы яшьтәге картәтисе тәрбиягә ала, тик озакламый ул да ачлыктан вафат була. Аннары аларны туганнары сыендыра. Хәтта хәзер, байтак еллар узса да, аңа бу турыда искә алу авыр. Күңелсез хатирәләре белән уртаклашканда тавышы калтырап китә, кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртеп ала.
– Хәтеремдә калган, бик бәләкәй идек әле без. Ул көннәрне искә төшергәндә һаман да елыйм. Кемнәрнеңдер басуда бәрәңге казуы истә, без шуны җыеп складка ташыйбыз. Соңыннан ул фронттагы солдатларга җибәрелә. Бу бәрәңгене үзебез ашый алмый идек бит. Барысы да фронтка, барысы да җиңү өчен! Берәрсе кызганып тамак ялгарлык ризык бирсә генә. Менә шулай исән калдык. Янәшәдә яшәгән немец әсирләрен хәтерлим...
Әти сугыш бетү белән түгел, ә 1946 елда гына үги әни белән кайтты. Аның тегү машинасы бар иде, тик ул безгә аңа кагылырга рөхсәт итмәде, шуңа күрә кул белән тегәргә өйрәндем. Аннары Бәләбәй районына күчендек. Глуховская станциясендә бер апаның кечкенә фатирында яшәдек, бер бүлмәгә җиде кеше көчкә сыя идек. Урындыкта йоклаган чаклар да булды, хәтта ятып торырга да урын юк иде. Шунда беренче сыйныфка укырга кердем. Кияргә кием юк, кышка чаклы тапочка киеп йөрдем, һәм бик каты авырдым. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Абдуллинога тегүчелеккә укырга киттем. Безне фронттан кайткан, бик әйбәт, изге күңелле мөгаллимәбез барысына да өйрәтте. Товар ташый торган поездга утырып укырга йөрдек, күз алдына китерәсезме элек нинди салкыннар булганын?! Вагонның барлык ярыкларыннан җил керә, ә безнең өстә җүнле кием юк. Ләкин, язмыш башкача хәл итте. Әтием бик каты туберкулез белән авырып киткәч, мин тимер юлда эшли башладым, анда карны дөрес итеп көрәргә өйрәндем. Миңа ул вакытта нибары 15 яшь иде, – дип елмая ул.
Аннары башкалага, Уфага, күченеп вагон депосына эшкә урнаша һәм бөтенләй хатын-кызларга хас булмаган һөнәргә өйрәнә – вагон тәгәрмәчләрен алыштыру белән шөгыльләнә. Хезмәт хакы алганнан соң зәңгәр төстәге крепдешиннан күлмәк тектерә, итәгенә сирень төсендәге бизәкләр чигә.
– Яңа кием алуыма шундый шатландым! Күз алдына китерәсезме, минем бит моңарчы күлмәгем юк иде. Моннан тыш, 150 сумга босоножкалар да сатып алалдым, – ди ул.
Ә 1956 елда аны Салават исемендәге колхозга эшкә җибәрәләр. Шулай итеп, 20 яшьлек Александра язмыш кушуы буенча Чишмә районына килә, хәзер инде ул аның өчен туган ягы кебек. Биредә ул кияүгә чыга, балалар үстерә, ару-талу белми эшли. Бүгенге көндә ул – бәхетле картәни.
Язмыш гомер буе аның ныклыгын сыный. Хәзер, үткәннәрне барлаганда, ул шуны аңлый: сынаулар холкын чыныктырган гына. Бу яклар аның күңеленә якын, чөнки монда ул гаилә корган, балалар үстергән, гомер юлы үткән.
Кадерле укучыбыз киләчәктә дә район гәзитенең тугры юлдашы булып калыр дип ышанабыз. Калган укучыларыбызга да безнең мәкаләләрне яратып укыганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Һәр көн сезгә шатлык һәм бәхет китерсен!