Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
24 март , 09:30

Мария Ибраһимованың иҗат җимеше

Поселокта яшәп иҗат итүче Мария Ибраһимова Чишмә балалар сәнгать мәктәбендә үзенең өр-яңа «Мандаринка» исемле шигырьләр җыентыгын тәкъдим итте. Бу кичне ул уйлары, хисләре белән уртаклашты һәм тиздән тормышка ашачак хыялы – яңа инвалид коляскасы турында сөйләде, үзенең катлаулы көнкүреш шартлары белән таныштырды. Барысы турында тәртип белән сөйләп үтик.Үз әсәрләренә җанын, йөрәк җылысын һәм барлык уй-фикерләрен салган кеше өчен басылып чыккан китабын укучылар игътибарына тәкъдим итүдән дә дулкынландыргычрак нәрсә булырга мөмкин? Әйтерсең лә, яшереп тормыйча бар эчке дөньяңны ачып саласың... Дәвамы сайтта

Мария Ибраһимованың иҗат җимеше
Мария Ибраһимованың иҗат җимеше

Мариянең җыентыгында кешеләргә хас булган барлык сыйфатлар, хисләр, гөнаһлар һәм шатлыклар дүрт юллык шигырь юлларына сыйган. Күңелгә ятышлы шома рифма шигырь юллары буенча тигез җеп кебек сузылып, язылганның асылын аңларга ярдәм итә.

Аның шигырьләрен тыңларга килүчеләр карап торуга чибәр, нәфис кыз, шул ук вакытта рухи яктан көчле, кайчак хәтта бунтарьлык та чагылган көчле рухлы шәхес белән таныша-чакларын әле белмиләр иде.

Мария Сибайда, күп балалы гаиләдә үскән. Тумыштан ук үз аякларында йөри алмый, ләкин бу аның дөньяны кабул итүенә бөтенләй йогынты ясамаган кебек. Ул мәктәптә укыган елларда ук шигырьләр яза башлаган. Укытучыларның барыбызга да өйгә эш итеп дүрт юллык шигырь язып килергә кушканы булды. Мария шундый тәҗрибәдән соң шигърият дөньясы белән мавыгып киткән. Берничә ел элек ул безнең районга күчеп килгән һәм хәзер, үзе әйтүенчә, бу якларда «күңел җылысы тапкан». Кызның Чишмә авылында иске генә бер йортта яшәвенә һәм өен мич ягып җылытуына карамастан... Янында иптәшкә ике тугры эте дә бар. Бөтен көнкүреш аның иңнәрендә, һәм ул булдыра алганнан да күбрәк эшләргә тырыша. Уйлап карагыз, бусагаларның биек булуы аркасында инвалид креслосына утырып йөрү мөмкинлеге булмауга карамастан, ул хәтта өендәге ремонтны да үзе ясаган, обойлар ябыштырган. Ләкин аңа елдан-ел авыррак була бара. Никадәр генә көчле булырга тырышсаң да, көнкүрештәге көндәлек мәшәкатьләр тормышны катлауландыра шул.

Дуслары Энҗе Әхмәдуллина һәм Марина Белаш киңәше буенча ул үз тормышы турында хәзерге заманда интернетта модага кереп киткән рум-тур кебек, әмма башкачарак мәгънәдә видеоязмада төшәргә ризалашкан.

Мария Ибраһимова – районда исеме күпләргә билгеле булган, безнең якны бар күңеле белән үз иткән, Чишмә төбәге турында тарихка кереп калырлык шигырьләр язган, көләч һәм ачык йөзле, гаҗәеп сәләтле кыз ул! Ә без аңа ярдәм һәм таяныч кирәктер дип уйламаган да идек.

Китап чыгу уңаеннан оештырылган кичәгә килгәндә исә, чара иҗади чыгышлар белән бик җылы мохиттә үтте, үзешчән шагыйрәгә чәчәкләр бүләк иттеләр, бүләкләр тапшырдылар.

Мария аеруча көткән кешеләрнең барысы да килде шикелле. Чираттагы кунакларны каршылаганда аның күзләрендә очкыннар кабынып китте, йөзендә балаларга гына хас булган ихлас, саф һәм самими елмаю балкыды. Чарадан соң ул үз фикерләре белән уртаклашты.

Бүген мине чын-чынлап үз итеп кабул иттеләр! – дип гаҗәпләндерде ул мине, сүз башлап. – Әйләнә-тирәмдә яхшы күңелле, ярдәмчел кешеләр күп булуына чираттагы мәртәбә инандым. Мин Чишмәне бик яраттым, икенче шигырьләр җыентыгым күңелемә якын булган районга багышланачак. Китабым белән таныштыруга, көндәлек тормыш-көнкүрешемә багышланган видеоязмага килгәндә... Бик дулкынландым һәм кирәкме соң бу дигән икеләнүләр дә булды, ләкин, сөйли башлаганмын икән, димәк, ахыргача ачыктан-ачык сөйләячәкмен дип уйладым. Чөнки мин шигырьләрем аша да, тормышта да: «Бернидән дә куркырга кирәкми», дип еш кабатларга яратам, – диде ул.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: