Фәридә Вәлимхаммәт кызы сугыш чорында туган, тормыш авырлыгын кичергән буын вәкиле. Балачагы, шул чорда үскән меңләгән сабыйныкы кебек үк, бик михнәтле булган. Әтисе фронтка киткәндә аңа алты яшь кенә тулган була. 1942 елның мартында гаиләсе аның хәбәрсез югалуы турында кайгылы хәбәр ала. Сугыш чорында бөтен авыр эш хатын-кызлар, картлар һәм балалар иңенә төшә.
– Әни көне буе эштә булды, йорттагы бөтен эш апам белән минем өстә иде, энемне карадык, урманга чыбык-чабык җыярга йөрдек. Кайвакыт әни мине дә үзе белән басуга эшкә алып чыга иде. Хатын-кызлар яз җитүгә сыерларын яки үгезләрен җигеп җир сөрделәр, тырмаладылар, ә без, балалар, малларны куалап бара идек. Җәй көннәрендә зурларга утауда, көзен урып-җыю эшләрендә булыштык. Сугыштан соңгы елларда кырда, колхозның яшелчәчелек бригадасында, ә 1959-1990 елларда «Победа» колхозының сөт фермасында сыер савучы булып эшләдем. Тугыз ел кул белән 12-15шәр сыер саудым, ә 1969 елда, колхоз саву аппаратлары алгач, төркемдәге сыерлар саны 25кә җитте, – дип искә ала хезмәт ветераны.
Фәридә Вәлимхаммәт кызы колхозның алдынгы, эшкә җаваплы караучы һәм хезмәт сөючән сыер савучысы булган, намус белән эшләгән. Күп санлы грамоталары һәм Рәхмәт хатлары моңа дәлил булып тора. Заманында ул район Советы депутаты итеп тә сайланган.
Юбилее уңаеннан тәбрикләү өчен аның ямьле өенә бөтен туган-тумачалары җыелыштылар. Бүгенге көндә ул – бәхетле картәни. Фәридә апа, өлкән яшьтә булуына карамастан, авыл мәдәният йортында һәм китапханәдә үткән чараларда да актив катнашучыларның берсе булып тора.