Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
3 март , 10:00

Сугыш ветераны белән очрашу

«Патриот» клубы әгъзалары Бәкәй авылында яшәүче Солтан Хәйдәров янында булдылар Бәкәй авылыннан Солтан Хәйдәров – Чишмә районында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм бүгенге көндә исән-сау булган бердәнбер ветеран. Ибраһим китапханәсе мөдире Гөлчәчәк Солтанова мәктәп укучыларының 99 яшьлек Солтан Хәмәтгали улы белән очрашулары турында сөйләде. – Хәйдәр абый ил сагына киткән көннәрен аеруча дулкынланып искә алды. Ул, олы яшьтә булуына карамастан, көр күңелле, гәзит-журналлар укый, кичләрен телевизор карый. Аңа балалары һәм оныклары һәръяклап ярдәм итә. Солтан Хәйдәров 1925 елның 4 июлендә Чишмә районының Бәкәй авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Нибары җиде сыйныф укыган, 1940 елдан 1943 елга ка-дәр «Кызыл флот» колхозында төрле эшләрдә эшләгән. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Сугыш ветераны белән очрашу
Сугыш ветераны белән очрашу

Хәйдәровлар гаиләсендә алты бала булган, икесе сугышка киткән. Абыйсы, Совет армиясе лейтенанты Тимергали, 1943 елның декабрендә хәбәрсез югалган. Сугышта катнашкан икенче абыйсы, сержант Арслан, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.

Солтан Хәйдәров 1943 елның 22 февралендә армиягә алына. Алты ай дәвамында Чкалов шәһәрендә запаста торучы 13-нче укчылар бригадасының 61-нче полкында хәрби хәзерлек үтә. Укуын тәмамлаганнан соң, 1943 елның 8 октябрендә 2-нче Украина фронтының 111-нче укчылар дивизиясенең 532-нче укчылар полкына автоматчы итеп җибәрелә. Бу чорда 2-нче Украина фронты гаскәрләре торак пунктларны бер-бер артлы дошманнан азат итеп Кировоград юнәлешендә һөҗүмгә күчәләр. 1943 елның 14 декабрендә ул хезмәт иткән часть Кировоградтан 25 чакрым ераклыктагы Ново-Андреевка авылына туктала. Авылның бер өлешендә немецлар, ә икенче өлешендә совет солдатлары була. Солтан Хәйдәров шунда немецлар кулына әсирлеккә эләгә. Хәрби частьта аны һәлак булган дип уйлап, бу хакта гаиләсенә хәбәр итәләр. Шулай итеп, ул исән чагында ук Башкортстан Республикасының Хәтер китабына керә (19-нчы том) һәм шулай ук аның исеме «Алар җиңү белән кайттылар» (12-нче том) китабына кертелгән.

Бөек Ватан сугышы чорында күпме совет солдатының һәм офицерының әсирлеккә эләгүе әле булса билгесез. Немецлар мәгълүматлары буенча, алар якынча биш миллион булган, шул ук вакытта Рәсәй тарихчылары бу сан 500 меңгә азрак дип раслый.

Тарихи документлардан һәм исән калучыларның истәлекләреннән гитлерчыларның тоткыннарга карата рәхимсез булуы билгеле. Лагерьларда коточкыч хәлләр булган. Кайберәүләр язмыш сынавына бирешкән, гомерләрен саклап калу өчен фашистларга хезмәт итәргә ризалашучылар да табылган. Әмма, исән калу өчен өмет аз булуга карамастан, качарга карар итүчеләр дә булган.

Солтан Хәмәтгали улы 1944 елның февраленә кадәр Первомайск шәһәрендәге хәрби тоткыннар лагеренда яшәгән. Аннары аны Польшага Магиров станциясенә алып китәләр, 1944 елның маена кадәр ул шунда була. Әлеге лагерьда ул ике ай малярия белән авырый һәм 1944 елның июненә кадәр төрле эшләр башкара. Бу лагерьдан аны Польшадагы Сельцы шәһәренә озаталар, анда ул 7-8 көн була. Аннары аларны эшелонга төяп Франциягә җибәрәләр. Анда барып җитүгә бер станцияне бомбага тота башлыйлар. 1944 елның 12 августында Солтан Хәйдәров һәм тагын дүрт хәрби әсир уңайлы очрактан файдаланып, эшелоннан төшеп качалар һәм француз партизаннары отрядына барып кушылалар. 1944 елның 2 сентябрендә союздаш илләр гаскәрләре Франциянең каршылык күрсәтүче сугышчылар тарафыннан азат ителгән Лион шәһәренә бәреп керәләр, бу вакытта Хәйдәров та анда була. Арытаба аны Версаль шәһәренә күчерәләр. 1945 елның 15 декабрендә генә ул эшче батальон төркеме белән Ленинград өлкәсенең Энсо шәһәренә килә.

Туган авылына ул 1948 елның гыйнварында гына кайта, 1950 елда гаилә кора.

Тормыш иптәше Гүзәл Әхияретдин кызы белән 74 ел бәхетле гомер кичерә. Сугыштан соң Солтан Хәмәтгали улы биш ел умартачы булып эшли, ә аннары 20 ел сөтчелек фермасына җитәкчелек итә. Хезмәттәге казанышлар өчен ул күп санлы медальләр һәм грамоталар, шул исәптән II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм Жуков медальләре белән бүләкләнә. Үткән елда Солтан Хәмәтгали улына Шайморатов ордены да тапшырылды. 2020 елда бар яклап үрнәкле Хәйдәровлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм туг-рылык өчен» медаленә лаек булды. Мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән пар өч бала тәрбияләп үстергән, бүгенге көндә дүрт оныклары һәм сигез туруннары бар.

Кызганычка каршы, үткән елда тормыш иптәше Гүзәл апа вафат булган. Балалары, оныклары һәм туруннары аңа ярдәм итеп, хәл-әхвәл белешеп яшиләр, ялгызын калдырмыйлар – ул якыннарының, Чишмә районы хакимияте һәм ветераннар советының аеруча игътибарын, хәстәрен һәм күңел җылысын тоеп яши.

Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район Советы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан Солтан Хәмәтгали улы Хәйдәровка актив гражданлык позициясе һәм яшь буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү буенча күпьеллык хезмәте өчен «Чишмә районының шәрәфле гражданины» исемен бирергә карар итте.

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: