Чишмэ
-22 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
14 февраль , 11:38

Ихтирамга лаек ветеран

Чишмә поселогында яшәүче Мария Ладухина күптән түгел 95 яшен билгеләп үтте. Безнең тырыш хезмәт куйган өлкән буын аерым игътибарга лаек, район ветераннар советы моны бервакытта да онытмый. Шушы көннәрдә ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев, аның урынбасары Фәүзи Әсәдуллин Мария Даниловнаны истәлекле гомер бәйрәме белән котладылар.

Ихтирамга лаек ветеран
Ихтирамга лаек ветеран

Юбилее уңаеннан чәчәкләр кабул иткән һәм җылы котлау сүзләре ишеткән хезмәт ветеранының күңеле тулды, игътибар күрсәтүләре өчен чиксез рәхмәт белдерде. Тыл хезмәтчәненә илебез Президенты Владимир Путин, республика Башлыгы Радий Хәбиров, Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров исеменнән котлау хатлары тапшырылды. Бу көнне аның янына Чишмә хладокомбинатының ветераннар советы активистлары да килделәр.

Мария Даниловна – Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны. Ул 1930 елның 29 гыйнварында Чишмә районының Леонидовка авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч мәктәп тәмамлый. Шул елда башланган Бөек Ватан сугышы тулы бер буынның балачагын тартып ала. Мариягә Карл Маркс исемендәге колхозга эшкә чыгарга туры килә, чөнки гаиләдә җиде бала үсә. Ә укуны дәвам итү өчен күрше авылга йөрергә кирәк. Әтиләрен хезмәт армиясенә алалар, сәламәтлеге начар булу сәбәпле фронтка алынмый. Ул сугыш тәмамланганчы Омск шәһәрендәге хәрби предприятиедә эшли, 1947 елда гына кайта.

– Кырда эшләдек, иртә таңнан чыгып китә идек, утадык, чәчүлекләрне карадык, уңыш җыйдык, кайчак Алкиннан кадәр җәяүләп эштән кайттык. Барысына да түздек, сабыр булдык. Ачлы-туклы яшәдек, кияргә юньле кием дә юк иде. Бар уңышны дәүләткә тапшырдык, фронтка май, йомырка, сөт, 12 центнер бәрәңге җибәрдек. Үзебезгә бик аз калды. Шуңа күрә алабутасын да, яраклы башка үләннәрне дә ашадык. Шуңа да карамастан, кешеләр киң күңелле иде. 1941 елның кышында безнең авылга Мәскәүдән һәм Ленинградтан эвакуацияләнгән кешеләрне китерделәр. Безнең йортка балалы бер хатынны керттеләр. Әни беренче көннәрдән үк Аннушкага (Мәскәү ягыннан килгән хатынның исеме шулай иде) «ризык бүлешмибез, без ашаганны ашарсыз», диде. Сугыш беткәч, ул үз ягына кайтып китте, – дип искә алды Бөек Ватан сугышы ветераны күз яшьләре белән.

Әтисе кайткач тормыш бераз җиңеләя. Аны Әмингә сельпо урынбасары итеп билгелиләр, аннан соң ул озак еллар колхоз рәисе булып эшли. Мария Даниловна Чишмә хладокомбинатына урнаша һәм 29 ел буе шунда эшләп пенсиягә чыга.

Мария Даниловна шушы көннәрдә үзе дә редакциягә кереп чыкты.

«Хөрмәт күрсәтүләре өчен район гәзите аша чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә», диде ул уңайсызланып кына елмаеп.

Эчкерсез елмаюлы, ачык карашлы апа үз яшеннән күпкә яшьрәк күренә, аны 95 яшьлек олуг юбилеен каршылаган дип әйтмәссең дә. Ул һич тә һава торышына туры килмәгән, эч-тән иңнәренә мамык шәл салып җиңелчә генә кием кигән, башындагы чәшке бүрек һәм муенына ураган матур яулыгы үзенә килешеп тора. Уранып йөрергә яратмыйм, атларга комачаулый, дип аңлатты ул безнең карап торуыбызны күргәч елмаеп.

Мария Ладухина район ветераннар советының зур һәм мөһим эш алып баруын билгеләп үтте, район хакимияте башлыгы Ришат Мансуровка сугыш, хезмәт ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.

– Хладокомбинат вәкилләренә туган көнем белән котлаулары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Барыгызга да озак елларга җитәрлек сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим. Күңелегездә тынычлык, өегездә муллык һәм ямь булсын, – диде Мария Даниловна.

Шуны онытмыйк: җиңүчеләр буыны – сугыш кырында туган ил азатлыгын яклаучылар һәм «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» девизы астында яшәүчеләр игътибарга лаек һәм кайгыртуга мохтаҗ. Һәм без моның өчен барсын да эшләргә тиеш!

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: