Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
10 февраль , 10:00

Озак еллар бергә яшәгән гаилә парлары – район күрке

Районда озак еллар тату гомер кичергән гаиләләрне котладылар. Мәхәббәт һәм тугрылык саклап, башкаларга үрнәк булып гомер кичергән парлар бу чараның мәртәбәле кунаклары булдылар. Юбилярлар арасында Абрай авылыннан 60 ел гомер бергә яшәгән Нәсимә Исламетдин кызы һәм Рәзит Галимулла улы Әхмәдиевлар, алтын юбилейларын билгеләп үтүче биш пар – Чишмә поселогыннан Зинфира Әсхәт кызы һәм Айрат Харис улы Кудояровлар, Миңсылу Мөдәррис кызы һәм Закир Закуан улы Атнагуловлар, Дамира Миңнегали кызы һәм Зәфир Гали улы Янгировлар, Игнатовка авылыннан Равилә Гариф кызы һәм Рифкать Мансур улы Абдрахмановлар, шулай ук Караякуптан Наилә Гатфан кызы һәм Гали Вәгыйзь улы Даутовлар да булды. Чишмә районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Эрнес Кәримов хөрмәтле юбилярларны җылы котлап, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды. Дәвамы сайтта

Озак еллар бергә яшәгән гаилә парлары – район күрке
Озак еллар бергә яшәгән гаилә парлары – район күрке

Рәзит Галимулла улы 1941 елда туган, мәктәптән соң Ляхово училищесын тәмамлаган һәм шофер булып эшләгән. Армия хезмәтеннән кайткач, Нәсимә Исламетдин кызына өйләнеп, туган авылы Абрайда ныклы гаилә корган. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап баш агроном, аннары колхоз рәисе булып хезмәт куйган. Улы Салават әйтүенчә, Рәзит Галимулла улы таләпчән һәм гадел җитәкче, шул ук вакытта балаларына игътибарлы әти булган.

– Без әле дә, акыллы киңәш бирүен сорап, аңа мөрәҗәгать итәбез. Гаиләдә биш бала үстек, барыбыз да югары белемле, хәзер инде сигез оныклары һәм өч оныкчыклары бар. Әти белән әни һәрвакыт икәү киңәшләшеп гомер кичерделәр, бу безне бер-береңә хөрмәт белән карарга өйрәтте, – дип ассызыклады Салават.

Зинфира Әсхәт кызы һәм Айрат Харис улы Кудояровлар да тату һәм бәхетле гаилә үрнәге булып торалар. Айрат Харис улы эшләгән елларын горурланып искә алып, «Мин 40 ел ашлык ташыдым. Бөтен илне икмәк белән тәэмин иттек», ди. Ул – хезмәт ветераны һәм автомобильдә иген ташу отличнигы, аның хезмәт һәм тырышлык символы булган күп наградалары бар. Зинфира Әсхәт кызы 1977 елдан башлап лаеклы ялга чыкканчы Чишмә дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән.

«Үз эшемне яраттым, пен-сиягә чыкканчы эшләдем», ди ул. Кудояровлар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстер-гәннәр, бәхетле картәти белән кар-тәнинең бүгенге көндә ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар. «Без балаларны хезмәт сөяргә һәм белемгә омтылырга өйрәттек», – ди горурланып Зинфира Әсхәт кызы.

Закир Закуан улына быел май аенда 75 яшь тула, әмма егәрлегенә яшьләр көнләшерлек. Гаилә парларын тәбрикләү чарасында ул оста итеп татарча биеп алды. Яшьрәк чакта тирә-юньдәге бер генә туй да аның шаян мәзәкләреннән, дәртле биюләреннән һәм Миңсылу Мөдәрис кызының моңлы җырларыннан башка узмаган.

Закир Закуан улы сигезенче сыйныфны тәмамлагач, тракторчылар курсын тәмамлаган, шофер булып эшләгән, аннары шикәр заводында кранчы һөнәренә өйрәнгән. Практиканы ул Полтавада узган, анда лаборант Миңсылу Мөдәрис кызы белән хатлар язышкан. Кайткач озак та үтми өйләнешкәннәр.

«24 ел «Уфимтранстрой» оешмасында кранчы булып эшләдем, мәдәният йортлары, хастаханәләр һәм мәктәпләр төзедем», – дип искә ала Закир Закуан улы.

Алар хатыны белән Советлар Союзының матур шәһәрләре буйлап сәяхәт иткәннәр. Ике хезмәт сөючән кыз тәрбияләп үстерүләре белән горурланалар һәм хәзер инде оныкларының уңышларына шатланалар.

«Бер-берегезне саклагыз, булышыгыз һәм ныклы мөнәсәбәтләр булдыру өстендә эшләгез», – дигән киңәш бирә яшьләргә Закир Закуан улы.

Караякуп авылыннан Даутовлар бер-берсен балачактан ук беләләр, бер сыйныфта укыганнар. Өйләнешкәч, Чишмә авылының «Луч» колхозында эшләгәннәр. Ләкин бераздан туган авылларына кайтып нигез корырга булганнар. Тату гаиләдә өч бала дөньяга килгән.

«Балаларыбыз бик тырыш, һәркайсы икешәр эштә эшли, шул ук вакытта безгә ярдәмләшү өчен дә вакыт табалар», – ди Наилә Гатфан кызы.

«50 ел гомер бер мизгел кебек үтеп китте. Хәзер сигез оныгыбыз бар. Һәр көнгә сөенеп, шөкер итеп яшибез», – диде Даутовлар гаиләсе башлыгы Гали Вагыйзь улы, шул ук вакытта район җитәк-челегенә һәм Мәдәният сарае идарәлегенә озак еллар бергә яшәгән парларга бәйрәм оештырулары өчен рәхмәт әйтергә дә онытмады.

Абдрахмановлар Дим бистәсендә кавышканнар. Равилә Гариф кызы анда Бакалы районыннан эшкә килгән, Рифкать Мансур улы тумышы белән Чишмә районының Кызылгы авылыннан. Баштарак яшьләр Димдә яшәгәннәр, шунда уллары туган. Бераздан ир белән хатын Игнатовка авылына килеп төпләнгәннәр. Монда аларның тагын ике кызы туган. Икесе дә «Луч» колхозында эшләгәннәр.

«Әтиебез, пенсиядә булса да, эшләвен дәвам итә. Тәүдә «Сельхозтехника» оешмасында каравылчы булып эшләде, хәзер – Горный авылында.

Ярый әле, юбилей чарасы ял көненә туры килде. Белмим, эштән сорар идеме микән?» – дип шаярта аның кызы Айгөл.

Равилә Гариф кызы белән Рифкать Мансур улының ун оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

«Әти белән әни безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдылар. Алардан алган тәрбияне үз балаларыбызга да тапшырабыз», – диде ул.

Ирле-хатынлы Янгировлар икесе дә Кушнарен районыннан.

«Без 1974 елның 13 декабрендә таныштык. Мин ул вакытта тегү фабрикасында эшли идем. Шуннан соң нибары бер-ике тапкыр очрашканбыздыр. Ә 30 декабрьдә инде туй ясадык. Гаилә һәм мәхәббәт тарихы шулай башланды. Намус белән эшләдек, вак-төяккә дә шатлана белдек», – дип бәхетле көннәре турындагы истәлекләре белән уртаклашты Дамира Миңнегали кызы.

«Бүген, шундый матур бәйрәмдә, изге теләгем бар: чын күңелемнән солдатларыбызның хәрби операциядән тизрәк кайтуына өметләнәм. Һәркемнең улы, ире, абыйсы, энесе яки әтисе исән-сау кайтсыннар. Илебездә тынычлык булсын, һәр гаилә якыннары белән очрашып, тормышта куанып яши алсын иде», – ди ул.

Гаилә бәйрәменә килгән юбилярлар белән танышу менә шулай җылы аралашу белән үрелеп барды. Аннан соң кунаклар өчен Мәдәният сарае артистлары Ризидә Әхмәтшина һәм Филүз Рәхмә-туллинның музыкаль котлавы яңгырады.

Ә кичә азагында юбилярлар, вакыт сынавын үткән мәхәббәт һәм тугрылыкны символлаштырып, тормыш иптәшләре белән вальс әйләнделәр. Күркәм тантана һәркемнең күңелендә бары тик якты истәлекләр калдырды.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: