Чишмэ
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
23 гыйнвар , 17:00

Юбилярларны котладылар

Районның ЗАГС бүлегендә озак еллар дәвамында мәхәббәт һәм тугрылык саклап гомер кичергән парларны алтын һәм бриллиант туйлары уңаеннан тәбрикләделәр.   Алар арасында Урта Хаҗәт авылыннан гомер сукмагыннан 60 ел бергә атлаган Минисә Миңнеян кызы һәм Наил Төхбәт улы Садыйковлар, шулай ук алтын юбилейларын билгеләп үтүче дүрт пар – Чишмә поселогыннан Ләлә Сәхибҗан кызы һәм Әмирҗан Тимерҗан улы Гыйльмановлар, Зөһрә Мидхәт кызы һәм Фирдәүс Нәгыймҗан улы Уразмәтовлар, Наилә Зинур кызы һәм Марат Хәмзә улы Ягафаровлар, шулай ук Дмитриевка авылыннан Валентина Кузьминична һәм Виктор Алексеевич Репколар гаиләсе бар.

Юбилярларны котладылар
Юбилярларны котладылар

Юбилярларны күркәм гомер бәйрәмнәре белән котлау өчен балалары, оныклары һәм туганнары килделәр. Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров аларга лаеклы тормыш юллары өчен рәхмәт белдерде. Гаиләдәге җаваплылыкның, тырыш хезмәт белән үткән гомернең яшьләр өчен үрнәк булуын билгеләп үтте. Сәламәтлек, бәхетле һәм озын гомер кичерүләрен теләде. Район ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев тарафыннан да җылы сүзләр яңгырады. Музыкаль котлау белән район мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады. Юбилярларга Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән истәлекле бүләкләр һәм котлау хатлары тапшырылды.

Урта Хаҗәт авылыннан Минисә Миңнеян кызы һәм Наил Төхбәт улы Садыйковлар 1964 елда өйләнешкәннәр. Гомер буе «Заря» колхозында эшләп пенсиягә чыкканнар. Гаилә башлыгы колхозның алдынгы механизаторы булган. Тормыш иптәше фермада сыер савучы булып эшләгән.

«Биш бала үстердек. Барысына да югары белем бирдек. Тырыш хезмәтнең һәм мәхәббәтнең гаиләдә ныклы нигез булдыра алуын үз үрнәгебездә күрсәтергә тырыштык», – дип сөйләде Минисә Миңнеян кызы.

Чыннан да, Садыйковларның балалары һөнәри уңышларга ирешкәннәр. Олы уллары Рәмзил гомер буе судья булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Кызлары шулай ук мөһим һөнәрләр сайлаганнар. Рәмзия – укытучы, Зөлфия Чишмә элеваторында хисапчы булып эшли. Икенче уллары Рамил – инженер, төпчекләре Илшат нефть тармагында хезмәт куя.

«Безнең гаиләдә әти белән әни арасында һәрвакыт үзара хөрмәт булды. Без аларның бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсенең фикеренә колак салып яшәвен күрдек. Моның өчен без аларга чиксез рәхмәтлебез», – дип сөйләде әти-әниләрен гомер бәйрәмнәре уңаеннан котларга килгән өлкән уллары Рәмзил. Минисә Миңнеян кызы килен-кияүләреннән уңулары белән горурлануын билгеләп үтте.

«Безнең балаларыбыз-ның гаиләләрендә дә җылы мөнәсәбәтләр саклана, алар авыр вакытларда бер-берсенә ярдәм кулы сузып яшиләр, бәхетле мизгелләрдә бергә сөенәләр. Алар безгә 10 онык бүләк иттеләр. Без бик бәхетле картәти белән картәни», – дип шатлыгы белән уртаклашты Минисә Миңнеян кызы.

Ләлә Сәхибҗан кызы һәм Әмирҗан Тимерҗан улы арасындагы мөнәсәбәт ул армиягә киткәнче үк башлана. Дуслык тиздән олы мәхәббәткә әверелә. Алар ике арадагы хисләрне саклап хатлар язышып торалар. Гашыйклар 1974 елда өйләнешәләр. Гаиләдә өч бала: ике ул һәм бер кыз туа. Гыйльмановлар барысын да бергәләп хәл итәргә күнеккәннәр. Зур оныклары ил сагына басарга һәм махсус хәрби операциягә китәргә карар иткәч, алар аның теләген хуплаганнар. «Без оныгыбыз һәм Ватанны саклаучы барлык сугышчылар белән горурланабыз. Алар ярдәмендә илебезгә куркыныч янамас, дип ышанабыз. Барысы да исән-сау кайтсыннар иде!», – дип өмет белдерде гаилә башлыгы.

Шикәр заводында кырык елдан артык эшләп лаеклы ялга чыкканнан соң алар Благовар районының Шарлык авылына – Әмирҗан Тимерҗан улының әтисенең йортына кайтып төпләнгәннәр.

«Балалар безнең бу теләкне тулысынча хупладылар. Чишмәгә еш килеп йөрибез, яшьлегебез шушында узды бит. Барлык якыннарыбыз, туганнарыбыз поселокта калды», – диләр ирле-хатынлы Гыйльмановлар.

Ләлә Гыйльманова белән Наилә Ягафарова балачактан ук дуслар: мәктәптә бер парта артында утырганнар, аннары булачак ирләрен очратып бер-бер артлы кияүгә чыкканнар һәм инде менә 50 елдан соң бер залда алтын туйларын билгеләп үттеләр. Менә бу ичмасам вакыт белән сыналган дуслык!

Наилә Зинур кызы белән Марат Хәмзә улы яшьли: берсенә 20, икенчесенә нибары 19 яшь булганда өйләнешкәннәр. Ләкин, шуңа да карамастан, бу карарларына гомерләрендә бер тапкыр да үкенмәгәннәр.

«Өйләнешкәнче биш ел очраштык. Армиягә озаттым, каршы алдым. Ул хәрби хезмәттән кайтуга өйләнештек», – дип искә ала Наилә Зинур кызы.

Мәхәббәт һәм татулыкта ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, дүрт ел элек аларның кече уллары Илдар вафат булган.

«Язмыш безгә зур шатлыклар да, зур югалтулар да алып килде. Барысын да бергә үткәрдек. Бер-беребезгә таяныч булу гына бу кайгыны кичерергә ярдәм итте», – дип күз яшьләре белән сөйләде Наилә апа.

Ягафаровлар гомер буе шикәр заводында эшләп лаеклы ялга чыкканнан соң, Бәрсүәнбаш авылына кайтканнар. Уллары Ришат белән киленнәре Рәфидә һәм бердәнбер оныклары Айнур еш кайтып йөриләр.

«Безнең йорт дуслар һәм күршеләр өчен һәрвакыт ачык. Балаларга мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышабыз, уңышларына сөенәбез, алар белән горурланабыз. Тагын нәрсә теләргә мөмкин?..» – диде гаилә башлыгы.

Алар бергә гомер кичергән елларның кадерен белеп яшиләр, гаиләләренең озын гомерлелегенең сере турындагы сорауга: «Үзара хөрмәт, бер-береңә карата ышаныч, зур сабырлык һәм, әлбәттә, мәхәббәт», – дип җавап бирделәр.

Валентина Кузьминична яшь чагында юллама буенча Дмитриевка мәктәбенә эшкә килә һәм шул авылда булачак ире Виктор Алексеевичны очрата. «Аның дусты өйләнгәндә без туйда шаһитлар булдык. Күрәсең, шул вакытта ук бер-беребезне ошатканбыздыр. Аннары озак вакыт күрешмәдек. Бервакыт миңа хат җибәргән. «Валентина, Сез миңа кияүгә чыгасызмы?» дип язган. Мин: «Әйе», мөгаен, – дип җавап яздым... Менә шулай 50 ел без бергә!», – дип хатирәләре белән уртаклашты Валентина Кузьминична.

Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, җиде оныклары бар. Кызганычка каршы, Валентина Кузьминична белән Виктор Алексеевич гаиләсен дә кайгы читләтеп үтмәгән. Былтыр уллары Андрейны җирләгәннәр.

«Балаларны тәрбия-ләгәндә без «Һәрвакыт бергә!», «Олысы кечесен яклый!», «Бер-беребезгә ярдәм итәбез!» дигән өч кагыйдәне үтәдек. Гомер буе бер-беребезгә ярдәм итәргә тырыштык, барлык мәсьәләләрне бергәләп хәл иттек. Безнең гаилә бәхетенең сере шундадыр инде, мөгаен», – ди Виктор Алексеевич.

«Без беркайчан да вактөяккә ачуланышмадык. Әгәр аңлашылмаучанлык килеп чыкса, шунда ук уртага салып сөйләшеп бер фикергә килергә тырыштык.

Оныклар һәм оныкчыкларыбызга үз тәҗрибәбезне тапшырырга тырышабыз. Хезмәт сөяргә, белемгә омтылырга, игелекле һәм ярдәмчел булырга өйрәтәбез, чөнки боларның барысы да тормышыбызны бизи һәм баета торган төшенчәләр», – дип сүзгә кушылды Валентина Кузьминична.

Зөһрә Мидхәт кызы белән Фирдәүс Нәгыймҗан улы Уразмәтовлар 1974 елның маенда танышалар һәм шул елның августында туй ясыйлар. Егет тумышы белән Арсланнан, кыз Калмаштан булганга күрә, поселокта төпләнеп, зур йорт салып керәләр, өч кыз балага гомер бирәләр. Ләкин, көтмәгәндә өй ишеген кайгы шакый: уртанчы кызлары җиде яшендә фаҗигале рәвештә вафат була.

Югалту газабын кичергән Уразмәтовлар үзләрендә арытаба яшәргә көч таба. Яхшы тәрбия биреп ике кызларын аякка бастыралар, югары белем алырга ярдәм итәләр, икесен дә туйлар үткәреп кияүгә бирәләр. Зур кызлары Гүзәл музыка мәктәбендә хуҗалык мөдире булып эшли, ә кечесе Гөлнара, әнисе эзеннән китә, поссоветта салымнар һәм җыемнар буенча белгеч булып эшли.

Зөһрә Мидхәт кызы белән Фирдәүс Нәгыймҗан улы – бәхетле картәти һәм картәни, бүгенге көндә аларның бер оныклары һәм дүрт оныкчыклары бар.

«Иң зур оныкчыгыбызга 23 яшь, ул аграр университет студенты, ә иң кечесенә тиздән 2 яшь тула. Аларның һәрбер ачышларына һәм башкарган эшләренә сөенеп яшибез», – диде Зөһрә Мидхәт кызы.

Бергәләп бәхетле һәм озын гомер кичерү – ул зур бәхет һәм бөек хезмәт. Иң мөһиме – бер-береңне хөрмәт итү, ярату, юл куя белү һәм килешеп яшәргә тырышу, – дип гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар Зөһрә Мидхәт кызы һәм Фирдәүс Нәгыймҗан улы.

Юбилярлар гаиләләренең озын гомерлелегенең сере гади һәм һәркем өчен аңлаешлы: үзара аңлашып, бер-береңә ярдәм итеп, хөрмәт күрсәтеп яшәү, шулай ук якын кешеңне кичерә белү һәм рәнҗетмәү.

Озак еллар бергә яшәүче ирле-хатынлы Садыйковлар, Гыйльмановлар, Уразмәтовлар, Ягафаровлар һәм Репколар тор-мышларының кадерен белеп, һәр яңа туган көнгә шөкер итеп, еллар дәвамында гаилә учагын кадерләп саклап гомер кичерәләр.

Киләчәктә дә аларның өендә һәрвакыт тынычлык һәм татулык хакимлек итсен!

Автор:Диана Байкова
Читайте нас: