Чишмэ
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
17 гыйнвар , 09:50

Бәла-казага битараф кала алмаган

Керчь бугазы районында шторм вакытында «Волгонефть 212» һәм «Волгонефть 239» танкерлары һәлакәткә очрады. Ике суднода 9,2 мең тонна мазут булган. Владимир Путин Кара диңгездәге хәлне «экологик бәла» дип атады һәм һәлакәт нәтиҗәсендә 40%ка якын ягулыкның диңгезгә агып төшүен хәбәр итте. Шөнгәккүл авылында туып үскән Радмир Хисаметдинов волонтерлык хәрәкәтенә кушылып берничә смена Краснодар краенда нефть продуктлары түгелү аркасында килеп чыккан экологик һәлакәтне бетерү өстендә эшләгән.

Бәла-казага битараф кала алмаган
Бәла-казага битараф кала алмаган

Баткан танкерлардан аккан нефть Краснодар крае яр буйларына кадәр барып җитте һәм берничә дистә километрга таралды. Анапада һәм Темрюк районында гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде.

Төбәкнең коткару хезмәтләре, шәһәр һәм район хакимиятләре, шулай ук предприятиеләр хезмәткәрләре бүгенге көнгә кадәр мазут агу нәтиҗәләрен бетерү эшендә катнаша. Анапада волонтерлык штаблары булдырылды, анда шәхси саклану чаралары, кирәк-яраклар һәм кайнар ризык алырга мөмкин. Волонтерлар пляжларны мазуттан чистартудан тыш, кошларны коткарырга да ярдәм итә.

Мәкаләбез герое да Витязевода кошларны коткару буенча эшләр алып барган штабка кушылды. Декабрь енда үткән тренингта ул Анапага ярдәмгә барырга тәвәккәлләгән Альбина Курзиева белән таныша. Озак уйлап тормыйча бергә юлга чыгарга булалар, чөнки үзе дә кошчылык белән шөгыльләнүче Радмир бәла-казага тарыган кошларга битараф кала алмый. Юлга дигән акчаны социаль челтәрләрдә игълан аша җыялар, шулай ук өстә язып үткән тренинг командасы да ярдәм итә.

Кирәкле урынга барып җиткәч яшьләрне ашау-эчү һәм барлык шартлары булган кунакханәгә бушлай урнаштыралар. Тугыз сәгатьлек сменада алар тотылган кошларны ашату, зонд кую һәм интоксикацияне бетерү өчен дарулар бирү, аннары аларны алга таба тернәкләндерүгә тапшыру белән шөгыльләнәләр.

Кошлар бик күп, мин күбесенчә чомга һәм гагаралар белән эшләдем. Алар бик зәгыйфь, үзаллы ашый алмыйлар, шуңа күрә мәҗбүри ашатырга туры килде. Кошларны бөтен ил буенча килгән ветеринар табиблар кулына тапшырган очраклар да булды. Биредә мин бу хәл буенча фәнни эш язучы галим белән дә таныштым, – дип сөйләде Радмир.

Аның сүзләренә караганда, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү өстендә тәүлек буе эш бара. Битараф булмаган кешеләр ярдәмгә килә, алар бердәм омтылышта эш итә.

«Кошлар, бигрәк тә кызганыч, аеруча ярдәм көтеп алалмаганнары. Анда ярдәмгә килгән һәр кеше мөһим, хайваннарның һәм кошларның гомерен саклап калырга мөмкин булган вакытның һәр минуты кадерле», ди ул.

Волонтерлар респираторларда эшли, чөнки нефть парлары агулы, һәм саклагыч киемнән тыш, үзен яхшы хис итү өчен сорбентлар кабул итәргә туры килә. Боларның барысы да оештыручылар тарафыннан исәпкә алынган һәм бушлай бирелә, шулай ук купоннар буенча таксида йөрү һәм промокодлар белән азык-төлек сатып алу мөмкинлеге дә бар.

– Битараф калмыйча акча җыярга ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Шуның аркасында җылыткычлар, дарулар сатып алдык, ә калган акчаны хәйрия исәбенә күчерәбез, – дип сүзен тәмамлады Радмир Хисаметдинов.

Өйдә ул кош-корт үрчетү сезонына әзерлекне бер атнага кичектергән, ул өйдә булмаганда бу эш белән әти-әнисе шөгыльләнгән. Алар улларының актив тормыш позициясе һәм битараф булмавы белән горурланалар.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: