Чишмэ
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
14 гыйнвар , 10:00

Атлар белән бәйле тормыш юлы

Ачык йөзле, елмаеп торган ягымлы карашлы Валентина Керибаеваны аралашуыбызның беренче минутларыннан ук үз иттем. Ул балачагыннан ук атлар белән мавыга, миңа да тәфсилләп аларның токымы, үзенчәлеге, нәрсә белән тукланулары һәм спортка бәйле тарихы турында сөйләде. Аңардан хәтта аристократларның ак атларының тумыштан ук чал булуы турында да белдем (альбинослардан тыш). Валентинаның атларга карата мәхәббәте аңа нибары өч яшь булганда, әти-әнисе белән Казахстаннан Башкортстанга күченгәннән соң кабынып китә. Сабантуй бәйрәмендә әтисе кечкенә Валентинаны беренче тапкыр ияргә утырта, бу аның тормышындагы иң якты хатирәләрнең берсе. «Ат өстенә очыртып мендереп утырткач шатлыгымнан һәм көтелмәгәнлектән сулышым капты», дип искә ала ул.

Атлар белән бәйле тормыш юлы
Атлар белән бәйле тормыш юлы

Әтием милләте буенча казах, ә алар, башка күчмә халыклар кебек үк, атлар белән аерым бәйләнештә. Моннан тыш, ул күп еллар буена хәзерге вакытта популяр булган ахалтеке токымлы атлар үрчетелүче оешмада эшләде. Аның бар тормышы шуңа бәйле булганга күрә, атлар белән очрашмый кала алмаган булыр идем, мөгаен, – ди Валентина.

Ул беренче тапкыр атка атланганнан соң, аның барлык рәсемнәре, уенчыклары һәм хыяллары шушы матур һәм горур хайваннар белән бәйле була. Әти-әнисе моны аңлап, кызларының туган көненә, беренче гыйнварга, ат бүләк итә.

Валя бераз үсә төшкәч телевизордан «Акбузат» ипподромында ипотерапия буенча төркем җыю турында игълан күреп кала һәм әти-әнисеннән үзен шунда йөртүләрен үтенә. Еш авырып торучы бала булганлыктан, гәрчә бу гаилә өчен финанс яктан җиңел булмаса да, алар каршы килми. Бәхеткә каршы, Валентинаның сәламәтлеге дә, физик активлыгы да арта.

Ул ипподромга башлангыч мәктәптән алып чыгарылыш сыйныфка кадәр йөри. Ә республика ипотерапия үзәге инструкторларны укыта башлагач, Валентина икеләнмичә шунда китә һәм анда берничә ел эшли. Башкортстан физик культура институтында ипотерапия юнәлеше буенча квалификация күтәрү курсларын тәмамлый.

Соңрак Валентина әти-әнисе белән Әмин авылына күченеп, үз эшләрен ачып җибәрәләр. Беренче атлары Княгиняны сатып алалар, аның хөрмәтенә хуҗалыкларына «Княжий двор» дигән атама бирәләр. Бу чорда Керибаевлар гаиләсе зур тырышлык сала, үз эшләрен ачу өчен Валентинаның әти-әнисе берничә эштә эшли, ә ул үзе медицина белеме алырга өлгерә. Алар барлык авырлыкларны бергә җиңеп чыгалар. Әти-әнисе бүгенге көндә дә Әмин авылында яши, алар янында Княгиня һәм тагын берничә ат калган.

Валентина аграр университетта югары белем алуын дәвам итә. Әлеге вакытта ул балалар психологиясе белән мавыга. Шул ук вакытта яраткан эше белән дә шөгыльләнә – Акманайда аның «Дим утары» комплексы территориясенә күчкән «Княжий двор» ат клубы бар. Ул һәр аты турында сәгатьләр буена мавыктыргыч итеп сөйли ала. Аларның күбесенең язмышы катлаулы, сәламәтлек белән проблемалары бар, әмма монда алар үзләрен яраткан мохиттә яшиләр. Валентина аларга карата үтә игътибарлы.

Ул атларының холык үзенчәлекләрен исәпкә ала, шуклыкларын яратып кабул итә. Ә белеме һәм тәҗрибәсе аңа кайсы атның балалар белән шөгыльләнү өчен яраклы булуын ялгышмыйча билгеләргә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәләр дә сөендерә, аның тәҗрибәсендә хәтта дәвалау комплексында ипотерапия кулланган балаларның инвалид коляскасыннан торган очраклары да бар.

32 ел гомерендә язмыш аны бүген асралган атларының кайберләре белән озак елларга бәйләгән. Валентина хәтта үзенә туры килердәй колын туганчы дүрт ел дәвамында аның токымын дәвам итәрдәй атлар эзләп республика буенча сәяхәт иткән, ә туганнан соң тагын алты ел айгырның тулысынча үсүен һәм ныгуын көткән. Хәзер инде ул максатына ирешкән һәм үз хезмәтенең җимешенә карап соклана һәм куана ала. Бу кызның максатчанлыгы һәм үҗәтлеге таң калдыра.

Бүгенге көндә ул ипотерапия һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү темасы белән кызыксына. Атлар белән фотосессияләр үткәрүдә, комплексны төзекләндерүдә катнаша, ә Яңа ел алдыннан исә комплекста балалар өчен бәйрәм уздырылган, алар анда атлар белән таныша һәм хәтта утырып йөри алганнар.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: