Чишмэ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
23 декабрь 2024, 15:13

Таулар, тизлек, күтәренке кәеф

Яшь чишмәле Ясминә Шәрипова Башкортстан Республикасының тау чаңгысы һәм сноуборд буенча спорт мәктәбе командасы составында яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Ясминә әти-әнисе һәм энесе Эмин белән Чишмә авылында яши. Икенче мәктәптә белем алучы сәләтле кызның тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча Рәсәй күләмендә үткән ярышларда катнашканы бар. Тәвәккәл, түземле, игътибарлы һәм зирәк кыз Абзаковода үсмерләр арасында гигант буенча икенче һәм слалом буенча өченче разряд алган.

Таулар, тизлек, күтәренке кәеф
Таулар, тизлек, күтәренке кәеф

Яшь чишмәле Ясминә Шәрипова Башкортстан Республикасының тау чаңгысы һәм сноуборд буенча спорт мәктәбе командасы составында яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Ясминә әти-әнисе һәм энесе Эмин белән Чишмә авылында яши. Икенче мәктәптә белем алучы сәләтле кызның тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча Рәсәй күләмендә үткән ярышларда катнашканы бар. Тәвәккәл, түземле, игътибарлы һәм зирәк кыз Абзаковода үсмерләр арасында гигант буенча икенче һәм слалом буенча өченче разряд алган. Югыйсә, ул спортның экстремаль төре белән күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган, Уфадагы спорт мәктәбе бусагасын тәү тапкыр дүрт ел элек атлап кергән.

Ясминә кышын-җәен күнегүләр ясаудан туктамый, җәй көне роликларда йөри, шулай ук еш кына спорт җыеннарына да бара. Аның Белорет, Анапа һәм Сочи шәһәрләрендә узган ярышларда да катнашканы бар. Әмма спортчының казанышлары моның белән генә чикләнми. Ясминә шулай ук көрәш, йөзү һәм теннис белән дә мавыга. ГТО буенча көмеш һәм алтын медальләре бар. Графигы тыгыз булуга карамастан, укуы турында да онытмый.

Ул мәктәптәге барлык биремнәрне һәм куелган бурычларны уңышлы башкара. Әйткәндәй, киләчәктә стоматолог булырга хыяллана.

Ата-ананың төп бурычы – баланы көчле рухлы шәхес итеп тәрбияләү, дип билгеләп үтте Ясминә белән Эминның әнисе Гөлнара Гатауллина.

– Без аларны ничек яшәргә һәм нинди булырга кирәклеген үз үрнәгебездә күрсәтеп үстерергә телибез. Балаларыбыз бәхетле һәм тәртипле булып үссен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Әмма бала тормыш юлын үзе сайларга тиеш дип уйлыйм. Без аңа терәк була, хыялларын тормышка ашырырга һәм тормышта үз урынын табарга ярдәм генә итә алабыз. Ясминә тауда чаңгы шуу спорты белән шөгыльләнергә теләк белдергәч, аның теләгенә каршы килмәдек, ә хупладык кына. Берникадәр вакыт үткәч ялгышмавыбызны аңладык. Һәр ата-ана өчен баласының ихтыяҗларын һәм үзенчәлекләрен күрү зур әһәмияткә ия. Аның теләкләренә каршы килергә түгел, ә киләчәктә төрле яклап үсеш алуында булышлык күрсәтергә кирәк. Һәркем үз баласына бәхет тели. Үзең дә бәхетле булу һәм бу тойгыны балаларыңа тапшыру һәр ата-ананың төп бурычыдыр, мөгаен, – диде ул.

Таулар, тизлек, күтәренке кәеф
Таулар, тизлек, күтәренке кәеф
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: