Чишмэ
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
25 ноябрь 2024, 12:29

Гаилә фестивале күңелле үтте

Пионерлар һәм мәктәп укучылары йортында «Илһамлану» исеме астында балалар һәм гаилә иҗаты фестивале узды. Мондый күләмдәге чара тәү тапкыр оештырылды. Тугыз команда катнашты. Алар арасында 1, 2, 4-нче мәктәпләрдән, шулай ук Дурас, Шөнгәк-күл, Алкин-2, Келәш һәм Әмин авылларыннан гаиләләр булды.

Гаилә фестивале күңелле  үтте
Гаилә фестивале күңелле үтте

Зал җанатарлар белән тулы иде, алар плакатлар белән үз командалары өчен актив җан аттылар. Фестиваль дүрт конкурстан торды. Оештыручылар чарага әзерлек барышында гаять зур эш башкарганнар, барысы да вак-төяккә кадәр уйланылган. Тамашачылар бәйгедә катнашучыларның иҗади чыгышларын җылы каршы алдылар. Биремнәрнең берсендә ватман кәгазгә гуашь белән ун минут эчендә рәсем төшерергә кирәк булды.

Өлкәннәр командасы үз эшләрен соңрак сәхнәдә тәкъдим иттеләр. «Угадай-ка» конкурсы да кызыклы үтте. Аның асылы әти-әниләрнең үз балаларын никадәр яхшы белүен ачыклау иде. Башта балалар сорауларга җавап бирделәр, аннары бәйгене алып баручы шул ук сорауларны сәхнәдәге әти-әниләргә бирде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, барлык җаваплар да туры килмәде, әмма бу өлкәннәр үз балаларының кызыксынулары турында белмиләр дигән сүз түгел, чөнки балаларның хыяллары бик тиз үзгәрә.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны Алкин-2 мәктәбеннән Ариткуловлар гаиләсе алды. Икенче урында – беренче мәктәптән Байковлар, ә өченче урынга Чишмә авылыннан Михайловлар гаиләсе лаек булды. Калган катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңүгә ирештеләр, аларның барысына да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Фестиваль, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә үтте.

Чарадан соң оештыручылар бик күп җылы сүзләр ишеттеләр. «Катнашучылар да, җанатарлар да бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар, бәйге ахырында тамашачылар үз гаиләләре өчен чын күңелдән җан аттылар», «Без барлык оештыручыларга да искиткеч итеп үткәрелгән чара өчен ихлас рәхмәтебезне белдерергә телибез! Сезнең һөнәри осталыгыгыз, детальләргә игътибарыгыз һәм бу чарага салган энергиягез аны чыннан да тылсымлы итте», «Өстәп шуны әйтергә телим, сезнең идеяләрне илһамландыра, юнәлеш бирә һәм тормышка ашыра белүегез бу көнне үзенчәлекле итте. Сезнең ярдәм белән бик күп уңай тәэссоратлар алдык. Ихлас катнашуыгыз һәм профессиональлегегез өчен рәхмәт!» дип әйтүчеләр күп булды.

Чыннан да, гаилә фестивале бик күңелле үтте. Аңа югары бәя бирелү әлеге киң колачлы проектны арытаба да оештыру мөһимлеген тагын бер кат исбатлый. Киләсе фестивальне көтеп калабыз.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: