Бервакыт 12 яшьлек Мөсәлия мәктәптән кайткач әнисенә: «Бүтән тишек чабата киеп мәктәпкә бармыйм, фермага эшкә чыгам!» ди.
Шулай итеп ул хезмәт юлын бозау караучы булып башлый. Эше авыр булса да, бозаулар карау, ашату-эчерү һәм аларның үсүен күзәтү ошый иде, дип искә ала юбиляр.
1958 елда Мөсәлия Фәттахетдин кызы кияүгә чыгып, Арслан авылына килен булып төшә. Яшь пар ныклы гаилә корып, алты балага гомер бирә. Ләкин бәхетләре озакка сузылмый: тормыш иптәше Хәмит Идиятулла улы 49 яшендә вафат була.
Ләкин язмыш аны балалары белән ялгыз торып калгач та сындыра алмый: ул гомер буена алдынгылар рәтендә фермада сыер сава, балалары ачлы-туклы яшәмәсен өчен, абзар тутырып мал-туар асрый. Өендә дә, бакчасында да һәрвакыт тәртип була.
«45 ел дәвамында пенсия алам. Дәүләтебезгә һәм ил башлыгы Владимир Путинга өлкән яшьтәгеләргә ярдәм иткәне һәм алар турында хәстәрлек күргәне өчен рәхмәт белдерәсем килә. Озын гомерлелегемнең сере кайнамның миңа рәхмәтле булуына бәйледер, дип саныйм. Ул 103 яшькә кадәр яшәде, миңа һәрвакыт исәнлек һәм озын гомер теләде», – дип искә алды ул.
Мөсәлия Фәттахетдин кызы, 95 яшендә булуга карамастан, күзлек кимичә гәзит укый, илдәге бар яңалыкны белә, яшьлек чорындагы вакыйгаларны вак-төяккә тиклем хәтерли. Ис китәрлек!
«Чишмә» гәзите редакциясе, үз чиратында, Мөсәлия Фәттахетдин кызына үз тормышы белән таныштырганы өчен рәхмәтле, юбилярга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлыклы гомер юлы теләп калабыз. Янәшәгездә һәрвакыт сезне яратучы һәм сезнең турыда хәстәрлек күрүче якын кешеләрегез булсын!