Ул бу адымга рухи һәм физик яктан әзер булган. Бу аның өчен аңлы рәвештә кабул ителгән бердәнбер дөрес карар булып тоелган, һәм ул әлегә кадәр хәрби антына тугры кала.
«Без тыныч күк йөзе, балаларыбызның имин киләчәге, халкыбыз тыныч яшәсен һәм дошманнардан курыкмасын өчен көрәшәбез», диде чираттагы ялга кайткан сугышчы.
Ул башта үзе турында мәкалә язуга каршы булды. «Үземне герой дип санамыйм. Бүгенге көндә минем төп эшем – Ватанга хезмәт итү. Сугышчыларның һәрберсе сезгә шулай дип җавап бирер», – дип ассызыклады «Снайпер».
«Аның хәрби операциягә китүен белгәч барыбыз да бик борчылдык, шул ук вакытта аның белән горурландык», – дип билгеләп үтте яугирнең тормыш иптәше.
– Сүз уңаеннан, аның кушаматы үсмер чагыннан ук «Снайпер» иде. Ирем мәктәп елларында ук спорт ярышларында катнашты. Сугыштагы иптәшләре аны хөрмәт итәләр, авыр хәлдә калдырмаячагын һәм ярдәм итәчәген беләләр. Иремнең аның өчен кайгыруыбызны һәм яратуыбызны меңнәрчә чакрым ераклыктан тоюын белеп торам. Балаларыбыз сынатмаска тырышалар, яхшы укыйлар, без барлык чараларда, шул исәптән гуманитар йөк җыюда катнашабыз. Ул хәрби операциядә булган вакытта бар авырлыкны бергә кичерәбез. Бер-беребезнең кадерен тагын да ныграк белә, игътибарлырак була башладык, – диде ул.
«Снайпер» кушаматлы якташыбыз махсус операция башланганнан бирле хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен «СВОда катнашучы», «Кызыл Байраклы 12-нче Кенигсберг-Городокский гвардия инженерлар бригадасының 80 еллыгы», «2-нче дәрәҗә хәрби батырлык өчен» медальләре һәм «Хәрби бурычларны намуслы һәм нәтиҗәле үтәгән өчен» грамотасы белән бүләкләнгән. Күптән түгел аңа «1-нче дәрәҗә хәрби батырлык өчен» медале, РФ Президенты Владимир Путин Указы белән «2-нче дәрәҗә кыюлык өчен» медале тапшырылган.