Чишмэ
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
21 октябрь 2024, 16:00

Гомерен Җир-анага багышлаучы

Һәр торак пунктның чын байлыгы – үз төбәгенә тугрылыклы кешеләр. Арслан авылыннан хезмәт сөючән, бар гомерен туган җиренә багышлаган Әнәс Байбурин да шундый игелекле кешеләрнең берсе.

Гомерен Җир-анага багышлаучы
Гомерен Җир-анага багышлаучы

Аның кебек хезмәт ияләре илебезнең таянычы. Гомере буе «Дружба» колхозында баш агроном булып эшләгән ветеран бүгенге көндә лаеклы рәвештә Чишмә районының Шәрәфле гражданины исемен йөртә.

Ветеран үзенең беренче хезмәт хакын 8-нче сыйныфны тәмамлагач алуы турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Күршесе Хәнәфи Кәримов аңа дуслары белән мәктәп өчен келәт төзеп, акча эшләргә тәкъдим итә. Малайлар шатланып эшкә керешәләр. Шактый гына кергән эш хакына ул әнисенә патефон сатып ала, беразы сабантуйга да кала.

1969 елда ул «Дружба» колхозының баш агрономы вазыйфасында эшли башлый. Ул елны хуҗалыкта чәчәр өчен орлык материалы бөтенләй калмый. Аның артыннан Украинага кадәр барырга туры килә, аннан яшь агроном 1964 елда ук чыгарылган һәм уңдырышлылык буенча барлык сортларны да узып киткән элита сабан бодаен – дүрт центнер «Мироновская 808» сортын алып кайта.

Мактаулы игенче белән аралашканда мин ипинең өстәлгә куелганчы никадәр озын һәм авыр юл үтүен аңладым.

Ә. Байбуринны фән белән шөгыльләнү һәм авыл хуҗалыгы культураларын тәҗрибә юлы белән сынап карау кызыксындыра. 1985 елда ул шикәр чөгендерен көздән чәчеп калдырып тәҗрибә үткәрә. Уңыш мул була.

«Кайсы ел иң уңышлысы булды?» дигән соравыма ул: «1982 елда Ирек авылы янындагы басуда «альбидум» сортлы уҗым бодае рекордлы уңыш бирде», дип җавап бирде.

Фидакарь хезмәте өчен Әнәс Нурислам улы «Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнә. Берничә тапкыр «Районның иң яхшы агрономы» исеменә лаек була. Хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы, үз эшен намус белән башкарганы өчен авылдашларының хөрмәтен яулый. Хәзер ул үз тәҗрибәсен һәм белемен яшь фермерлар белән уртаклаша. Әле дә яраткан эше белән шөгыльләнә – бакчасында яшелчә-җимешләр үстереп мәш килә, кадерле кешеләре өчен дә вакыт таба.

Әнәс Нурислам улы – ул безнең арада тыйнак кына гомер кичергән гади һәм шул ук вакытта бөек хезмәт иясе. Безгә дә ветераннарыбыздан үрнәк алып, туган җиребезне яратырга, кешеләрне хөрмәт итәргә, тырышып эшләргә өйрәнергә кирәк. Алардагы тормыш сөючәнлек, күтәренке рух таң калдыра!

Розалина Мөгаттарова, 8-нче сыйныф укучысы, Пионерлар һәм укучылар йортының «Яшь эколог-крайны өйрәнүче» берләшмәсе әгъзасы.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: