– Минем дөньяга килү тарихым һәм тормышым бик кызыклы, ләкин бу турыда язарга кирәкми. Пенсиягә чыкканнан соң күп вакытым бакчада уза, – диде ул һәм үзенең ничек итеп бәрәңге үстерүе турында сөйләде. Заманча әйтсәк, лайфхак белән уртаклашты.
– Апрель башларында мин бәрәңгене баздан чыгарып ышык урынга – абзар түбәсенә таратып куям. Төнлә өстен ябам, көндезләрен ачам. Бәрәңге орлыгы ике атна буе яшелләнеп ята. Утыртыр алдыннан зур ваннага су тутырып агач көле кушам һәм орлыкны шунда салып ике сәгать тотам. Бәрәңгене тирән утыртмыйм. 10-12 сантиметр җитә. Бер атна дигәндә инде ул шытып чыга, сабагы 15 сантиметрга кадәр күтәрелә, аннары төбен күмәм. Тагын үсә, тагын күмәм. Еш утарга тырышмыйм. Яңгырлы җәйдә чүп үләне бәрәңге төбендәге артык дымны үзенә ала. Барысына да җитә. Ә эссе җәйдә чүп үләннәр астындагы күләгә кояш нурларын үткәрми, димәк җир кибеп ярылмый. Озак еллар дәвамында кулланган әлеге ысул ярдәмендә бер тапкыр да мул уңыш алмый калганыбыз булмады, – дип бакчачылык серләре белән уртаклашты Салават Григорьевич.
Ул шулай ук бәрәңге орлыгын гел алыштырып торырып тора.
– Бакчада 5-6 сорт бәрәңге бар. Шыткан үсентеләрдән дә орлык ясыйм. Язын кечкенә үсентеләрне җиргә күмәм. Беренче елда вак бәрәңге алам, аны киләсе язга утыртам, һәм шул орлыклар яхшы уңыш бирә, – ди ул.
Сез дә, мул уңыш аласыгыз килсә, яренгә С. Бикбулатовның бәрәңге үстерү буенча киңәшләренә колак салыгыз, файдасы булмый калмас.