Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
18 октябрь 2024, 10:00

Дошманга бирешмибез

«Журналист» кушаматлы яугир «БСТ» каналы корреспонденты, «Журналист» кушаматлы коллегабыз Рәфыйк Әхмәтшин узган елның декабреннән башлап махсус хәрби операциядә катнаша. «Телеграмм-канал»да ул «Журналист язмалары» блогын алып бара, анда иптәшләренең сугышчан казанышлары турында яза, шигырьләре аша уй-фикерләрен белдерә

Аның бер хикәясенең герое безнең Чишмә егете Камил Хафизов – «Пегас» кушаматлы яугир, ул аның үтенечен редакциягә җиткерүен сораган. «Безнең турыда район гәзитендә язып чыксалар әни шатланыр иде», дигән. Шул уңайдан «Журналист»ның якташыбыз турындагы мәкаләсен бастырабыз:

«Мин тиздән юлга чыгам. Командир фатихасын бирде. Кече лейтенант дәрәҗәсенә күтәрделәр, – дип яңалыклары менән уртаклашты «Пегас», чираттагы нарядтан соң.

Безнең сөйләшүдән соң бер ай чамасы вакыт үткәч, ул әйберләрен алып алгы сызыкка юлланды. Аны взвод командиры итеп куйдылар. Бер еллап постта торганнан соң, ул штурмовиклар сафына басарга теләк белдереп рапорт язган. Белемен, хәрби тәжрибәсен исәпкә алып, «Пегас»ка офицер дәрәҗәсе бирделәр. Яугирнең тамырлары Чишмә районыннан, якыннары Өйдрәк авылында яши. Балачагы Кыргызстанда үткән. Советлар Союзы чорында әти-әнисе шул төбәккә эшкә эшкә җибәрелгән булган. Союз таркалганнан соң, миллионлаган ватандашыбыз кебек, Рәсәйгә кайтып төпләнгәннәр. «Пегас» хәтта Кыргызстан армиясендә хәрби хезмәттә дә булган. Әмма «Башкортостан» мотоукчылар полкы оештырылу белән тәүгеләрдән булып контракт төзегән. 2023 елның август азагыннан ул тасма аръягында.

«Ни өчен үз теләгең белән махсус хәрби операциядә катнашырга булдың?» – дип сорадым мин аңардан.

«Читтә кала алмадым. Минем картәтием дә Украинаны фашистлардан азат итүдә катнашкан бит. Ул да нәкъ Кременная каласы тирәсендә барган алышларда булган», – дип җавап бирде ул.

Хәзер ул «Пегас» кушаматы астында Донбаста картәтисенең эшен дәвам итә.

Алгы сызыкка киткәннән соң бер ай чамасы вакыт үткәч, «Пегас» ялга кайтты. Күренеп тора, йончыган, чәче җиткән. Әммә күзләрендәге очкын бер дә сүрелмәгән. «Брат, дошманга бирешмибез, безнекеләр нык тора», – дип шатландырды. «Әйдә, прическамны ипләп җибәр әле», – дигәч, үтенечен кире какмадым. Чәчен алуга алгы сызыктан машина да килеп җитте. «Пегас» йөгерә-атлый позициягә юлланды. Янә бер айга бәйләнеш өзелде... Менә бүген аннан тагын хәбәр алдым.

«Брат, сәлам! Минем хәлләр, Аллага шөкер. Исән-саумын. Узган төндә безнең блиндажга «Убырлы карчык» килде (украиннарның дроны – редакция искәрмәсе). Хәзер мин әзрәк «өчйөзенче», – дип хәбәр итте ул.

Дошман гексакоптеры без-некеләр торган урынны ачык-лап шартлаткыч ыргыткан. Әлдә, блиндажда «Пегас» берүзе булган. Яугирнең өстенә бүрәнәләр, ком коелып төшкән. Тәненә ярчыклар кадалган. «Җир астыннан өч сәгать буена чыктым. Яраларны бәйләп тәүге медицина ярдәме күрсәттеләр. Дошман дроннары тукталган арада эвакуация булды. Әле госпитальдәмен, тиз-дән яңадан сафка басам», – диде «Пегас», хәл-әхвәл белешкәндә.

Без якташыбызның терелеп аякка басуын телибез. Яугирләребез исән-имин булсыннар, тынычлык урнашып, тиз арада туган якка кайтсыннар. Сезне көтеп калабыз, егетләр!

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: