Солтан Хәмәтгали улына 99 яшь. Ул тормыш иптәше Гүзәл Әхияретдин кызы беләнбәхетле озын гомер кичергән, бүгенге көндә алар балаларының кадер-хөрмәтендә яшиләр.
Искәндәр Рәүф улы ветеранның Бөек Ватан сугышы елларында фашизмны җиңүгә өлеш кертүен билгеләп үтте, батырлыгы, каһарманлыгы һәм данлы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Ришат Мансуров Солтан Хәйдәровка ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, якыннарының ихтирамын һәм хәстәрлеген тоеп яшәвен теләде.
– Бу Бөек Җиңүгә керткән өлешегез, сугыш чорында һәм сугыштан соңгы еллардагы хезмәтегез өчен әйтелергә тиешле рәхмәт сүзләренең бик азы гына. Сезгә ныклы сәламәтлек телибез, – диделәр хакимият башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин һәм ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев.
– Без геройларыбызның батырлыгын истә тотып, алар белән горурланып яшибез, – дип котлауларга кушылды Ибраһим авыл биләмәсе башлыгы Илдус Солтанов.
Солтан Хәмәтгали улы 1925 елның 4 июлендә дөньяга килгән. 1943 елда фронтка киткән. 1-нче Украина фронтында туган җиребезне немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан, күп санлы бүләкләргә лаек булган. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр, шул исәптән «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.
Исегезгә төшерәбез, генерал Шәйморатов ордены 2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән булдырылган. Ул рес-публикада ветераннар турындагы хәтерне саклау, аларга хөрмәт күрсәтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләнүе турында даими ассызыклап үтә.
Генерал Шайморатов ордены Башкортстан Республикасының югары дәүләт бүләге булып тора.