Авыл халкы өчен фельдшер – иң кирәкле кешеләрнең берсе.
Ул тиз арада диагноз куя, дөрес дәвалау билгели алучы, аннары авыру тулысынча савыкканчы сәламәтлек торышын контрольдә тотучы киң профильле белгеч. Әлеге мәкаләмдә 40 елга якын гомерен игелекле һөнәргә багышлаган ягымлы, киң күңелле, ярдәмчел, сабыр һәм үтә чибәр ханым – Хамматова (Ступицких) Александра Федоровна турында язып үтәсем килә. Ә авыл халкы аңа гади генә итеп: кемдер Шура, кемдер мулла кушкан исеме белән Мәрьям дип дәшә иде.
Ул 1934 елның 16 сентябрендә Белгород өлкәсенең Обуховка авылында дөньяга килә. Староскольский медицина училищесын тәмамлаганнан соң аны безнең якларга, башта Уфага, аннан соң безнең авылга фельдшер-акушер итеп эшкә җибәрәләр.
1956 елның 1 августында Чувалкипка килеп төшүгә ул тәү башлап авыл Советына керә, анда аны хакимият секретаре булып эшләүче яшь егет Рәис Әхмәт улы Хамматов каршы ала. Ул аңа фатирга урнашырга ярдәм итә, авыл тормышы белән таныштыра, иң кирәкле рус-татар сүзләреннән сүзлек төзеп бирә, чөнки Александра татарча бер сүз дә белми һәм аңламый. Вакыт үтү белән ул әкренләп телне өйрәнә.
Кайчандыр Шура апа сөйләвенчә, эш башлаганда куркып калган – чөнки яшь кенә кызның иңнәренә авыл халкының сәламәтлеге һәм гомере өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Ул вакытта авылда меңнән артык кеше, шул исәптән йөзләрчә мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге бала яши. Ләкин ул акрынлап тәҗрибә туплый, үз бурычларын тоеп, халыкка аның ярдәме кирәклеген аңлап җигелеп эшләвен дәвам итә.
Аңа бик күп вазыйфалар йөкләнә – колхозда эшләүче сыер савучыларның һәм механизаторларның, яңа туган балаларның сәламәтлеген, колхоз ашханәсенең, кибетләрнең, мәктәпнең һәм балалар бакчасының санитар торышын тикшерә, укучыларга һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйларга прививка ясый, авыл халкы арасында профилактик әңгәмәләр үткәрә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында медицина инструментлары һәм дарулар салынган сумкасын тотып авырулар янына ашыга.
Шәһәр дәваханәсендә эшләгән булса ул авылдагы кебек зур тәҗрибә туплый алмас иде. Поликлиникада эшләү бер эш, анда төрле белгечләр янәшәдә генә, кирәк булса ярдәм итәләр, киңәш бирәләр. Ә авыл фельдшерына үзаллы карар кабул итәргә туры килә. Ул табиблар башкарырга тиешле күп кенә вазыйфаларны үтәргә: кан басымын һәм температураны үлчәргә, салкын тиюне дәваларга, җәрәхәт алган очракта беренче ярдәм күрсәтергә, кирәкле дарулар белән тәэмин итәргә, укол ясарга яки ашыгыч ярдәм күрсәтергә тиеш була.
60-70-нче елларда безнең авыл медпункты уңайлы шартлары булмаган кечкенә агач йортта урнашкан иде. Мичкә утын яки брикет ягалар, суны колонкадан ташыйлар иде. Медицина инструментларын әзерләү өчен башта су кайнаталар, аннары шул суны тондыралар һәм аннан соң гына инъекция ясау өчен шприцларны салып тагын кайнатып алалар.
Ул елларда аңа өйдә бәбәй таптырырга, бала табарга вакыты җиткән хатыннарны колхоз тракторы, машинасы яки ат белән якындагы Иске Муса участок дәваханәсенә илтергә туры килә.
1958 елда яшь кыз Рәис Хамматовка кияүгә чыга һәм безнең якларда яшәп кала. Алар бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр. 52 ел бер-берсен аңлашып, тырышып дөнья көттеләр. Каенанасы һәм тормыш иптәше аның, беренче чиратта, медицина хезмәткәре, авылдагы иң кирәкле һәм мөһим белгечләрнең берсе булуын, төнлә авылдашлары чакыруы буенча өйдән чыгып китүен, авыруларны саклап торуын һәм еш кына өйдә булмавын аңлап, хәлләреннән килгәнчә ярдәм итеп яшәделәр.
Әйткәндәй, Хамматовларның кызлары Лилия дә әнисенең һөнәрен сайлап, Уфада медицина училищесын тәмамлады, 30 ел сугыш ветераннары госпиталендә хезмәт куйды, әлеге вакытта шәһәр поликлиникаларының берсендә эшләп йөри.
– Әнкәй кыю һәм тәвәккәл иде, авырлыклардан куркып тормады. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, һава торышы начар, бәйрәм яки ял көне дип тормады, өйдәге бар эшен ташлап авырулар янына ашыкты. Әнкәйнең күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, «Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе бар. Әткәебез һәм үсә төшкәч без дә аның авыр хезмәтен җиңеләйтү өчен төрлечә ярдәм күрсәтергә тырыштык. Әнкәй безнең белән кечкенәдән гел татарча сөйләште. Папа, мама дип түгел, әткәй, әнкәй, дип дәшәргә өйрәтте. Ике халыкның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшәде. Җайга сыпырып, шаян сүзләр кыстырып сөйләргә яратты. Авылдашларга әнкәебезне, аның изге гамәлләрен онытмаулары, һәрвакыт хөрмәтләп, яхшы яктан гына искә алулары өчен зур рәхмәт, – дип истәлекләре белән уртаклашты Лилия Рәис кызы.
Александра Федоровна гомер буена яраткан эшенә тугры калды, әлеге изге һөнәрне сайлавына беркайчан да үкенмәгәндер, дип уйлыйм. Эшләгән елларында ул чувалкиплыларның һәм тирә-як авыллар халкының ихтирамын яулады һәм бик күп рәхмәт сүзләрен ишетте. Өлкән буын кешеләре, аларның балалары бүгенге көнгә кадәр аңа рәхмәтле булып искә алалар.