Салих авылында яшәүче Зәйнетдиновлар гаиләсенең буыннан буынга тапшырылып килгән яраткан шөгыле – чәчәкләр үстерү.
Филзә һәм Фәнзил Зәйнетдиновларның йорт алдында хуҗаларын һәм аларга килгән кунакларны сокландырып, иртә яздан башлап беренче кар яуганчыга кадәр зиннәтле розалар, нәфис ташкурамнар, купшы петунияләр, крокуслар, төрле төстәге гиацинтлар, миләүшәләр, пионнар һәм башка бик күп төрле чәчәкләр үсеп утыра.
Бу гаилә белән очраклы рәвештә генә, социаль челтәрләрдә чәчәк үстерүчеләр арасында конкурс барышында таныштык.
Чәчәкләр сөю әти-әниләрдән күчкән. Хәтта гөлбакча да тормыш иптәшемнең мәрхүм әти-әнисе истәлегенә, аларның элекке йортлары урынында утыртылды, дип сөйләде Филзә Фәһим кызы.
– Чәчәкләребезне кадерләп үстерәбез, чөнки аларның күбесе безнең өчен якты истәлек: менә боларны кайчандыр үз куллары белән әни утырткан, ә бу әтинең яраткан чәчәкләре... Һәр чәчәк бөресе балачак хатирәсе кебек, һәркайсының матур тарихы бар, – ди ул.
Чынлап та, чәчәкләр композициясеннән киң күңеллелек, гадилек, нәфислек, һәм, иң мөһиме, күңел җылысы бөркелә. Ачыклануынча, чәчәкләр хуҗаларның күңел халәтенә карап утыртыла икән, туганнары да үсентеләр һәм орлыклар бүләк итә.
Түтәлләр алдан проект төзеп, ландшафт дизайнеры чакырып ясалмаса да, карап торып сокланырлык матур гөлбакча барлыкка килгән.
– Яз көннәрендә бакчабызның җанлануын күзәтергә яратабыз, – дип сүзгә кушылды Фәнзил Гали улы. – Чәчәкләрнең әле берсен, әле икенчесен утыртып, үстереп карыйбыз, яңа сортларны утыртудан да баш тартмыйбыз, – дип елмая ул.
– Кайвакыт иртән тормыш иптәшемнең чәчәк бөреләренең ачылмавына борчылып, алар белән сөйләшүен ишетәм. Мин дә аның янына килеп басам һәм без бергәләп аларның хуш ис таратып чәчәк атуын «үтенәбез». Тавыш үсеш стимуляторы дип юкка гына әйтмиләр бит, ярдәм итә, – ди гаҗәпләнүен яшерми Фәнзил Гали улы.
Филзә белән Фәнзил балачактан таныш, беренче сыйныфтан ук бер парта артында утырганнар, кыз егетен армиягә озатып калган, яратышып өйләнешкәннәр. Үз һөнәрләренә тугры булып, берсе гомер буена «Березка» балалар бакчасында, икенчесе механик һәм токарь булып эшләгән.
Хәзер дә, күп еллар узгач, бер-берсенә карата җылы мөнәсәбәт сакланган. Зәйнетдиновлар гаиләсендәге җылы һәм тату мөнәсәбәтләрнең төп сере – ата-бабалар истәлегенә тирән хөрмәт, гаилә гореф-гадәтләрен саклау һәм уртак мавыгу.
– Тормыш иптәшем тирә-юньдәге матурлык белән миңа караганда да күбрәк соклана торгандыр, мөгаен, – ди Филзә Фәһим кызы.
Гаҗәп, аларның бакчасында без бер чүп үләне дә күрмәдек, сукмаклар туп туры салынган, һәр чәчәк һәм һәрбер куак каралган.
«Гаять зур йортыгыз, яшелчәләр һәм чәчәкләр утыртылган шундый ук зур бакчагыз була торып, ничек барсына да өлгерәсез?» дип сорамый булдыра алмадым.
– Без аларны әлләни карамыйбыз да, – диделәр ир белән хатын бертавыштан. – Яннарыннан узганда иелеп чүбен өзәбез, бәйләштергәләп куябыз, бары тик яратып, сокланып карыйбыз. Әйләнә-тирәбездәге яхшы кәеф бүләк итүче матурлыкны менә шулай, үз кулларыбыз белән тудырабыз, – диләр стажлы чәчәк үстерүчеләр.
Алар белән бәхәсләшеп булмый, һичшиксез, шулай!