Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
23 июль , 10:30

Биккол кызы Гран-при алды

Республикада сигезенче тапкыр «Башкортстан гүзәле» бәйгесе узды. Әлеге чара быел ноябрь башында Мәскәүдә узачак «Рәсәйнең милли матурлыгы» конкурсының республикаларда оештырылган этабы булып тора. Анда өч категория: 5 яшьтән 11 яшькә кадәрге балалар, 18 яшькә кадәрге үсмерләр һәм 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар катнашты. Бәйгедә катнашкан барлык балаларга таҗлар, җиңүче тасмалары һәм сертификатлар тапшырылды. Егерме чибәркәй конкурсның төп призын алу өчен ярышты. Безнең районның Биккол авылыннан Башкорт дәүләт медицина университеты студенты, 19 яшьлек Гөлназ Мәҗитова җи-ңүче таҗына һәм 100 мең сумлык сертификатка лаек булды. Мәкаләнең дәвамы сайтта Гөлназ Мәҗитова фотода уртада

Биккол кызы Гран-при алды
Биккол кызы Гран-при алды

Үткән елда ул шул ук конкурста үсмерләр категориясендә җиңү яулаган иде.

Унтугыз яшьтә булгач «Башкортстан гүзәле» бәйгесендә өлкәннәр составында катнаштым. «Кызым, сине быел да сәхнәдә күрергә телибез», диде әтием. Бу үзеңне күрсәтү, барысын да булдыра алуыңны исбатлау мөмкинлеге. Үземне сынап карарга булдым. Финалга чыгарга берничә көн кала, төшенкелеккә бирелдем, әлбәттә, хәтта бәйгедә катнашудан баш тартырга да уйладым. Ләкин, үз көчемә ышанып, иң авыр минутларда үземне кулга алдым. Бу сынауларның юкка гына бирелмәвен аңладым, һәм ялгышмадым, – ди ул.

Гөлназ кечкенәдән музыка мәктәбенә йөргән, кичләрен аларның гаиләсендә концертлар һәм мода күрсәтүләр оештырылган.

Әни эштә чакта, аның түфлиләрен киеп йөреп карый идем. Шулай итеп биек үкчәдә йөрергә өйрәндем. Телевизордан һәрвакыт «Сылукай» матурлык бәйгесен карап бардым. Бер генә тапкыр булса да сәхнәгә чыгасым килә иде. Хыялым тормышка ашты, «Сылукай» бәйгесендә дә җиңү яуладым. Максатыңа ирешергә теләп, үз өстендә эшләсәң һәм камилләшсәң, хыяллар тормышка ашачак. Тотынган эшкә күңелеңне салсаң, бу инде уңышның яртысы дигән сүз. Барысы да үзеңә бәйле, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты гүзәллек бәйгесендә җиңү яулаган Гөлназ Мәҗитова.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: