Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
13 июль , 18:00

Иң мөһиме – үзара аңлашып яшәү

Шөнгәккүл авылында яшәүче Камалетдиновлар гаиләсе өчен шундый бәйрәмнәрнең берсе – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Ләйсән белән Альбертның өйләнешеп бергә яши башлауларына 13 ел. Камил һәм Камелия исемле ике бала үстерәләр. Фотода: Ләйсән һәм Альберт Камалетдиновлар балалары Камил һәм Камелия белән Мәкаләнең дәвамы сайтта

Иң мөһиме – үзара аңлашып яшәү
Иң мөһиме – үзара аңлашып яшәү

Ләйсән Шөнгәккүл авыл Советында эшли, Альберт 36 яшендә Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәт (ФСИН) линиясе буенча пенсиядә. Алар авылда дус, тату, актив һәм үрнәкле гаиләләрнең берсе. Быел февраль аенда Альберт контрактка кул куеп, махсус операция барган төбәккә киткән. Анда аның ике туганы да хезмәт итә. Ләйсән бик борчылса да, иренең бу адымын хуплаган. Тик хуҗалыкта бетмәс-төкәнмәс эше булган авыл йортында балалар белән ялгыз калу җиңел түгел.

Минем «Гаилә тормышында иң мөһиме нәрсә?» дигән соравыма Ләйсән ышаныч белән: «Үзара аңлашып яшәү» дип җавап бирде.

– Беренче елларда бер-береңә өйрәнәсең, мәхәббәт, үзара хөрмәт, сабырлык ярдәм итә. Без ирем белән мөнәсәбәтләрне әти-әниләребез үрнәгендә генә төземәдек, үз юлыбыз белән бардык. Гаиләдәге барлык мәсьәләләр, шул исәптән балаларны тәрбияләү турында өстәл артына утырып бергәләп сөйләшәбез, фикер алышабыз, – ди Ләйсән Камалетдинова.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» дип аталган бөтенрәсәй бәйрәме беренче тапкыр 2008 елның 8 июлендә, православие изгеләре Петр һәм Февронияне искә алу көнендә билгеләп үтелгән. 16 ел эчендә ул киң танылу алган, символы – ромашка чәчәге. Бу көнне бөтен ил буенча гаиләләр катнашлыгында төрле чаралар һәм акцияләр үтә.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: