Аларның бишесе хәбәрсез югалган. Эзләү нәтиҗәсендә өчесенең кайда һәлак булуын ачыклый алганнар. Барысы да Украина җирендә, туганнар каберлегендә җирләнгән.
– Минем дә әти хәбәрсез югалды. Әтигә повестка килгәндә миңа дүрт яшь иде. Аның аркамнан кагып, битемнән үбеп алуы исемдә калган. Хәниф аны да табарга вәгъдә итте, – дип сүзгә кушылды аның тормыш иптәше Зәйнәп әби.
Авылдагы стеланың Мөхәммәтҗановлар гаиләсе акчасына куелуын билгеләп үтәргә кирәк. Аның проектын Хәниф бабай үзе төзегән һәм эшләүчесен табып, материалларга заказ биргән. Анда сугышка киткән авылдашларның исем-фамилияләре уеп язылган, сугыш чоры балалары статусына керүчеләрнең исемнәре аерым тора.
Мөхәммәтҗановлар ике кыз һәм өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Унбер оныклары һәм тугыз туруннары бар.
– Оныкларыбызның берсе белеме буенча табиб, үткән елда контракт буенча хәрби операциягә алынды, – диде Зәйнәп әби. – Әйбәт кенә хезмәт итә. Аллага шөкер, исән-сау. Шалтыратып, язып тора. Ә үткән ел ахырында аның әтисе дә, безнең улыбыз, Себердә эшләп пенсиягә чыккач, контракт төзеп хәрби хезмәткә китте.
– Улым яу кырында булганда мин ничек тыныч кына торалыйм, аңа ярдәмем тияр, – дип аңлатты улыбыз үзенең бу карарын, – ди ул.
Хәниф бабай безне озатканда тагын бер хыялы белән уртаклашты.
– Авылыбызның тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары истәлегенә тагын ике стела ясатырга телим. Чөнки без, хәзерге буын, иртәме-соңмы теге дөньяга китәчәкбез. Әгәр үзебездән соң истәлек калдыра алмасак, киләчәк буыннарга тарихны барлап, үткәннәр турында хатирәләрне торгызу авыр булачак. Сугыш елларын үз күзләре белән күргән кешеләр исән булмаячак инде, – дип нәтиҗә ясады ул.