Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
10 июль , 10:00

Тарихи вакыйга шаһиты

Быел дөньядагы иң эре тимер юл магистральләренең берсе – Ленин комсомолы исемендәге Байкал-Амур тимер юлының 50 еллык юбилее билгеләп үтелә. 1974 елның 8 июлендә СССР Хөкүмәте карары белән озынлыгы 4 мең 324 километр тәшкил иткән Байкал-Амур магистрале салына башлый. Коммунистлар партиясе чакыруы буенча меңләгән яшьләр төзелешкә китә. БАМ төзелешендә студентлар бригадасы составында Чишмә егетләре дә катнаша. Алар арасында педагогик хезмәт ветераны Закир Байбурин да була. – 1978-1979 уку елы ахырында, физкультура институтының беренче курсын тәмамлаганда, БАМга җибәрү өчен студентлар отряды тупланды. 15 кеше самолет белән Иркутскийга барып төштек. Ярты көн шәһәр карап йөрдек, беренче тапкыр Байкал күлен күрдек. Кичкә таба самолетка утырып, БАМ башкаласы Тындага очтык, ә аннары автобус белән Нагорный поселогына барып җиттек, – дип хатирәләре белән уртаклашты Закир Зәки улы. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Алар поселоктан җиде километр ераклыкта лагерь төзергә керешәләр, палаткалар куялар, кухня һәм кирәк-яраклар урнаштыру өчен бина төзиләр.

Мәкаләбез герое бу турыда: «Аяк астында мәңгелек туңлык, 20-30 сантиметр мүк үләне үскән, даладагы борындыклар, уяу тормасаң, азык-төлек запасын ташырга гына торалар», дип искә ала.

– Берничә атнадан соң төп отряд килде. Безнең алга алты чакрым озынлыктагы тимер юлны норматив шартларга китерү бурычы куелды, ягъни без шпаллар урнаштырырга, аларны лом белән күтәреп астына вак таш тутырырга һәм болтлар белән беркетеп куярга тиеш идек. Безнең тырышлык нәтиҗәсендә дулкынсыман һәм кәкре тимер юллар тигезләнде. Иртәдән кичкә кадәр эшләдек. Атнага бер тапкыр Нагорный бистәсенә мунчада юынырга һәм кибетләргә бара идек. Ә магазинда безнең якта булмаган әйберләрне сатып алырга мөмкин иде.

– Тимер юл төзелешендәге техника – япон экскаваторлары, АКШта эшләнгән үзбушаткыч машиналар шаккатырды. Үзебезнең республикада мондыйларны күргәнебез юк иде, – дип искә ала Закир Зәки улы. – Ял минутларында һәм кичләрен рәхәтләнеп җырчыларыбыз, артистларыбыз, юмор осталары чыгышларын тыңладык. Безнең белән бер курста хәзер Рәсәйнең танылган халык артисты булып киткән Олег Митяев һәм Самара шәһәрендә Грушинский фестивален оештыручы Петр Старцев укыдылар. Алар үзебезнең һәм башка отрядлар өчен искиткеч концерт кичәләре оештырдылар. Тындага хәтта Америка җырчысы һәм композиторы Дин Рид килде.

Төзелеш отрядында ике ай эшләү дәверендә мин 1,5 мең сумга якын акча эшләдем. Һәм шул акчага Казахстаннан барып безнең буын яшьләренең хыялы булган коляскалы «Иж-Юпитер-4» мотоциклы сатып алдым, – дип сүзенә йомгак ясады Закир Байбурин.

Тарихи вакыйга шаһиты
Тарихи вакыйга шаһиты
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: