– Армиядә Хәрби-һава көчләрендә хезмәт иттем, кайткач өйләндем, тормыш иптәшем белән ике бала тәрбиялибез, райондагы зур предприятиеләрнең берсендә эшләдем. Повестка килгәч каушап калмадым, качып яки яшеренеп калу турында башыма да килмәде. Киресенчә, үз илемә кирәкле булуым белән горурландым, – диде ул ышаныч белән.
– Тормыш иптәшем язмыш кушканны аңлап кабул итте, үзем дә моңа әзер идем. Хәрби-һава көчләрендә сынау уздым, дип уйлыйм. Армиядә беренче көндә үк: «Солдат барлык авырлыкларга түзем булырга тиеш!» – дип өйрәтүләре гомерлеккә истә калды. Авыр минутларда шул сүзләрне искә төшерсәм, җиңелрәк булып китә, – дип ассызыклады хәрби хезмәткәр.
Чишмәле хәрби әзер-лек барышында штурмлау һәм ату күнекмәләрен камилләштергән. Быел махсус операциядә катнашуына ике ел булган.
Ул матди тәэмин итү батальонында «Бабай» чакырулы тагын бер якташыбыз белән хезмәт итә. Без анда бергә киттек һәм икебез бер батальонга эләктек, ди яугир.
Ул шул вакыт эчендә тормышка карашлары үзгәрүе, элек атеист булуы турында да әйтеп үтте.
– Яу кырында Аллаһка бик нык ышана башладым. Дингә, догаларның көченә чын күңелдән ышанам. Анда мөселманнарга намаз уку бүлмәсе һәм православие динендәгеләр өчен часовня бар. Догаларны бик үк белмәсәк тә, Аллаһы Тәгаләгә ихлас күңелдән мөрәҗәгать итүебез үзе бер дога. Беренче чиратта, рухи яктан ныгыйсың. Дингә ышанмасак безгә бу катлаулы юлны үтү күпкә авыррак булыр иде, дип уйлыйм, – дип фикере белән уртаклашты сугышчы. – Хәрби хезмәткәрләрнең һәркайсы өчен гаилә һәм Ватан алдындагы бурыч бертигез мәгънәгә ия. Тылдан ярдәм җи-бәрелмәсә дә кыен булыр иде. Республика халкының җиңүне якынайтырга ярдәм итүен тоябыз. Бергәләп тотынганда гына уртак максатка ирешеп була. Гуманитар ярдәм белән бергә балалар язган хатлар, өйдән җибәрелгән токмач һәм чәкчәк, күз нурын түгеп бәйләнгән оекбашлар һәм перчаткалар, дроннар, автомобильләр, дарулар һәм башка бик күп кирәкле әйберләр килә.
Әлбәттә, Рәсәй Федерациясе Оборона министрлыгы бар нәрсә белән тәэмин итә, түләүләрне вакытында алабыз. Ләкин гуманитар ярдәм безнең өчен аеруча әһәмияткә ия, чөнки иң мөһиме – туган яктан килгән күңел җылысы.