Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
25 июнь , 10:00

Хыяллар тормышка аша

Чишмә поселогыннан кыл-кубызда уйнаучы Чулпан Мөрсәлимова «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы ярдәмендә ипотека срогын 21 елга киметкән. Аңа 23 яшь, ул ир хатыны һәм яшь әни. Күптән түгел бала карау ялыннан чыгып, баш-аягы белән иҗатка чумган. Чулпан «Ләйсән» халык ансамбле составында кыл-кубызда уйный. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Хыяллар тормышка аша
Хыяллар тормышка аша

Тумышы белән ул Әмин авылында гомер кичерүче Ганиевларның иҗади гаиләсеннән. Максатлы юнәлеш буенча юллама алып, Уфа сәнгать училищесының инструменталь башкару классында белем алган. Укуы тәмамланганнан соң туган районына эшкә кайткан. Тормышка чыккан, кызлары туган. Яшьләр 30 елга ипотекага фатир сатып алганнар.

Тормыш иптәше Динар «Чишмә май экс-тракцияләү заводы» җәмгыятендә эшли, ә Чулпан 2021 елның сентябреннән башлап район Мәдәният сараенда хезмәт куя. Шул вакытта ул «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы турында беренче тапкыр ишетә. Өч ел элек аккомпаниатор Айдар Басыйровның тәүгеләрнең берсе рәтендә 500 мең сум күләмендә түләү алуын билгеләп үтик. Ул хезмәттәше өчен бик шат булган. Ике елдан соң әлеге программада катнашу өчен үзенең кандидатурасын тәкъдим иткәч, чиксез куанган. Шулай итеп, узган елның ноябрь аенда Чишмә Мәдәният сараеның кыл-кубызда уйнаучысы Чулпан Мөрсәлимова «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы буенча бер миллион сум күләмендә түләү алган. Мөрсәлимовлар бертавыштан карар кабул итеп, бу акчаларны ипотеканың бер өлеше өчен түләгәннәр.

Әгәр бу программа буенча миллион алмаган булсак, ипотекабызны 55 яшьтә генә тулысынча түләп бетергән булыр идек. Хәзер безнең ипотека срогы 21 елга кыскарды, тугыз ел гына калды. Үз бәхетебезгә үзебез ышана алмадык. Мондый мөмкинлек биргән өчен җитәкчелеккә рәхмәтлебез. Чишмә районында борынгы кыллы уен коралының популяр булуын телим, Балалар сәнгать мәктәбендә кыл-кубызда уйнау буенча төркем ачу турында хыялланам, ди ул.

Әлеге вакытта Чулпан Мөрсәлимова яңа программа әзерли һәм тиздән Чишмә районында үтәчәк «Катык бәйрәме»ндә ул үзенең композициясен тәкъдим итәчәк.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: