Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Татьяна Кандрашкина: Гореф-гадәтләрне дәвам итәбез

«Башкортостан» Дәүләт концертлар залында «Гаилә учагы» дип аталган гаилә мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре фестивале узды. Татьяна Кандрашкина җитәкчелегендәге «Родники» вокал ансамбле безнең район исеменнән катнашты. Башкортстанның төп сәхнәсендә гаилә коллективы «Су өстендәге күк йөзе» композициясе белән чыгыш ясады. Хәтта иң бәләкәй катнашучы – бер яшьлек Родион да сәхнәдә үзен чын артистларча тотты. Аның үрнәк алырлык кешеләре бар. Мәкаләдә барысы турында да җентекләп язып үтик. Дәвамы сайтта

Татьяна Кандрашкина:  Гореф-гадәтләрне дәвам итәбез
Татьяна Кандрашкина: Гореф-гадәтләрне дәвам итәбез

«Родники» ансамбле яңарак кына оештырылган. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Татьяна Кандрашкина тамашачыларны күптәннән үзенең җырлары белән сөен-

дерә. Ә үткән елның сентябрендә сеңлесенең гаиләсе Чишмәгә күчеп килгәч, бергәләп гаилә коллективы оештырганнар. Ансамбль составында Татьяна үзе, тормыш иптәше Динар, балалары Анна, Даниэль һәм Родион белән сеңлесе Людмила, шулай ук бик якын гаилә дуслары Дарья Суркова чыгыш ясый.

Апа белән сеңелнең сәнгать мәктәбе сәхнәсендә тәү тапкыр бергәләп чыгыш ясавын билгеләп үтик. Халык җырларын сөючеләр аларны тыңлап чын ләззәт алганнар. Ансамбльдә катнашучыларның тавышлары бер-берсен тулыландыра, үзенчәлекле яңгырый.

Алар җыр-моңга гашыйк гаиләдә үскәннәр. Әти-әниләре Марина белән Анатолий Нияскиннар һәм картәти-картәниләре дә җырларга ярата. Ә әнисе ягыннан картәтисе оста итеп гармунда уйнаган. Шулай итеп кызлар да сәнгатькә, җыр-моңга мөкиббән китеп үскәннәр.

Ул вакытта кечкенә булсам да, картәнинең җәй көннәрендә «иҗади пикниклар» оештыруын бик яхшы хәтерлим. Ул йорт алдында юрган җәеп, безне кыздырылган бәрәңге һәм морс белән сыйлый, үзе дә безнең белән утырып гел җырлый иде. «Ой, калина, ой малина» җыры аеруча истә калган. Аны дүрт яшемнән яттан белә идем, дип сөйләде

Татьяна Анатольевна. – Бу күңел түрендәге якты истәлекләр. Ул вакытта бәрәңге иң тәмле ризык, җыр чын сәнгать әсәре кебек тоела иде, өй мәшәкатьләре белән мәшгуль булуына карамастан, безнең өчен вакыт тапкан картәниемә бик рәхмәтлемен. Гомумән алганда, гаиләдәге бер генә мәҗлес тә җырсыз үтмәде. Ул гореф-гадәтләрне әле дә дәвам итәбез, ди ул.

 

 

 

 

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: