Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
20 апрель , 09:10

Игелек кылучылар – безнең арада

Ел саен 20 апрельдә Бөтендөнья кан тапшыручы донорлар көне билгеләнә. Тумышы белән Бәкәй авылыннан булган, унөч тапкыр кан тапшырган Ильвир Садыйков белән сөйләшеп торганда аның бүгенге көнгә кадәр күпме кан тапшырганын исәпләп чыгардым. Ачыклануынча, аның алты литрдан артык каны кемнәрнеңдер гомерен озайтырга, ә бәлки, саклап калырга ярдәм иткән.

Игелек кылучылар – безнең арада
Игелек кылучылар – безнең арада

Без аның белән очрашу турында сөйләшкәндә, телефон трубкасыннан шактый зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, зирәк һәм күпне күргән ир-ат тавышы ишетелде.

Икенче көнне иртән урта яшьләрдәге кеше ишек шакыды: «Кичә сезнең белән сөйләшкән идемме?» – дип сорады ул. Шулай танышып киттек.

Ильвир Садыйков тумышы белән Бәкәй авылыннан.

Без өч ул үстек, – дип башлады ул сүзен, – әти-әниебез исән-сау. Әти механизатор булып эшләвен дәвам итә, әниебез – хуҗабикә.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Ильвир 48-нче училищеда кранчы һөнәренә укый. Сүз уңаеннан, тракторчы таныклыгын һәм автомобиль йөртү хокукын ул мәктәптә укыганда ук ала.

Каникулларда һәм производство практикасы вакытында туган авылына кайтып колхозда эшли. Хезмәт эшчәнлеген тәмамлагач, «Башкирский» МТСында механизатор булып эшли башлый, 2015 елдан «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятендә хезмәт куя.

2014 елда өйләндем. Тормыш иптәшем үзәк район дәваханәсендә эшли, тугыз яшьлек кызыбыз һәм алты яшьлек улыбыз бар. Үз фатирыбызда яшибез, – дип билгеләп үтте ул.

Беренче тапкыр ул 2008 елда кан тапшырган. Иске Муса авылына табиблар бригадасы килгәч кан тапшырырга тәкъдим иткәннәр.

2010 елда бер кыз авариягә эләкте, ул исән калсын өчен минеке кебек сирәк очрый торган резусы тискәре булган II төркем кан тапшырырга кирәк булды. Шул вакыттан бирле кан тапшырам, – дип сүзен дәвам итте Ильвир Садыйков. – Ике айга бер тапкыр Уфага кан алу станциясенә барам. Кайвакыт шалтыратып чакыралар. Бу канга ихтыяҗ булса, миңа һәм башка донорларга шалтыраталар. Күптән түгел тагын чакыру буенча бардым. Кечкенә кызга ашыгыч рәвештә минеке кебек кан кирәк булды, – диде.

Безнең герой сүзләренә караганда, берникадәр вакыттан соң организм үзе кан тапшырырга вакыт җитүен белдерә икән.

Ниндидер хәлсезлек барлыкка килә, баш авырта башлый. Кан биргәннән соң барысы да нормаль хәлгә килә, җиңелрәк була, – ди ул.

Ильвир Садыйков әйтүенчә, ул канны унөч тапкыр тапшырган. Быел соңгы тапкыр февраль аенда барган.

Бер барганда 450, ә плазманы 650 миллиграмм тапшырам, – дип аныклык кертте ул. – Процедура алдыннан анкета тутырабыз, кирәкле анализлар тапшырабыз. Ә кан алганнан соң безне үләннәр салып пешерелгән чәй белән сыйлыйлар.

Ильвир Садыйков белән сөйләшеп торганда мин аның бүгенге көнгә кадәр күпме кан тапшырганын исәпләп чыгардым. Ачыклануынча, Ильвирның алты литрдан артык каны кемнәрнеңдер гомерен озайтырга, ә бәлки, саклап калырга ярдәм иткән.

Менә шулай, безнең арабызда изге гамәлләре күзгә чалынып бармаса да, кешеләргә даими рәвештә ярдәм итүче замандашларыбыз яши.

Игелек кылучылар – безнең арада
Игелек кылучылар – безнең арада
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: